Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 июнь 2021, 10:01

Русия полициясе айныткычларга кемне һәм каян алып китә алачак?

Эчке эшләр министрлыгы айныткычларга җибәрү тәртибен раслаган.

Эчке эшләр министрлыгы айныткычларга җибәрү тәртибен раслаган.
Полиция исерекләрне җәмәгать урыннарыннан, транспорттан яки яшәү урыннарыннан айныткычларга алачак. Айныткычларга җибәрү критерие —кешенең мөстәкыйль хәрәкәт итә яки әйләнә-тирә мохиттә ориентлаша алмавы. Моннан тыш, аның кемгә дә булса зыян китерү яки милекне бозу сәләте хәлиткеч фактор булачак.
Полициянең айныткычларга мөстәкыйль рәвештә йөри яки әйләнә-тирә мохиттә ориентлаша алмаган кешеләрне алып китә алуы Русия Эчке эшләр министрлыгы боерыгының расланган кушымтасында күрсәтелгән.
Хокук саклаучылар исерек кешеләрне урамнардан, мәйданнардан, стадионнардан, вокзаллардан, аэропортлардан, тимер юл станцияләреннән, вокзал яны мәйданнарыннан, скверлардан, парклардан, поездлардан һәм башка җәмәгать урыннарыннан алып китәчәк.
Моннан тыш, әгәр кеше алкоголь, наркотик яки башка исерек хәлдә торакта булса, силовиклар аны айныткычка шушы ук бинада яшәүче кешеләрнең язма гаризасы буенча килеп алырга мөмкин.
Әгәр дә исерек кеше кемгә дә булса зыян китерергә яки милекне бозарга мөмкин, дип фаразларга нигез бар икән, карар полиция тарафыннан кабул ителә.
Кешеләрне айныткычларга, санитар-эпидемиология чараларын үтәп, ике кешедән торган полиция наряды гына китерергә тиеш. Моннан тыш, кирәк булганда, полицейскийлар исерекләргә беренче ярдәм күрсәтәчәк яки «ашыгыч ярдәм» чакыртачак, дип яза Газета.Ру.
Читайте нас: