Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 февраль 2021, 19:01

Тучыбайлылар быел да Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашачаклар

Тучыбай авыл биләмәсе Башкортстанда ел саен үтә торган Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып килде.

Тучыбай авыл биләмәсе Башкортстанда ел саен үтә торган Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып килде.
Каргалы һәм Тучыбай авылларында иске һәм яңа зират территорияләре кәртәләп алынды. Тучыбайда халыкның ял итү урыны шушы программа чикләрендә төзекләндерелде.
Коронавирус йогуын чикләү максатыннан, алдан үткән җыелышлар быел башкачарак форматта оештырылды. Һәр йортка кереп аңлату эшләре алып барылды, анкеталар тутырылды. Бу чарада яңа таләпләр буенча авылда яшәгән халыкның яртысы, яисә 50 проценты катнашырга тиеш иде. Бу 327 кешенең 165енә тиң.
Халыкка тәкъдим ителгән анкетага түбәндәге сораулар кертелде:
*Тагылма янгын сүндерү цистернасы сатып алу;
*Сүлпәнгеч елгасы аша күперне ремонтлау;
*Тучыбай авылының Мәктәп урамының юл полотносын ремонтлау;
*Авылдагы умәктәп бинасының тәрәзәләрен яңаларга ашлыштыру.
Шунысы куанычлы, тагылма янгын сүндерү цистернасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы линиясе буенча кайтарылды.
Мәктәп бинасының тәрәзәләрен яңарту район мәгариф бүлеге линиясе буенча алдагы елларга планлаштырыла.
Урындагы башлангычларны яклау программасында Тучыбай авылы халкы быел да катнашып, Тучыбай авылының Мәктәп урамының юл полотносын ремонтлау мәсьәләсен күтәрде һәм аны хуплап түбәндәге чаралар үткәрелде:
*Укучылар сочинениелар конкурсында катнаштылар.
*Рәсем төшерү конкурсы үткәрелде.
*”Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә” эстафетасында көч сынаштылар.
Авылда яшәгән үсмерләр дә, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр дә хуплап катнашырга теләк белдергән программа тормышка ашырылып тучыбайлыларның шатлыгын арттыры дип ышанасы килә.
Җәлил Гафуров, биләмә башлыгы
Автор фотолары
Читайте нас: