Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 декабрь 2020, 11:18

Россиялеләргә водитель таныклыгы алуга имтиханнарны 16 яшьтән тапшырырга рөхсәт итәләр

Үзгәрешләр киләсе елда ук үз көченә керәчәк.

Үзгәрешләр киләсе елда ук үз көченә керәчәк.
Эчке эшләр министрлыгы транспорт белән идарә итү хокукына имтиханнар үткәрү буенча яңа административ регламент проектына 16 яшьтән имтиханнарга хокук бирүне язган.
Дәүләт хезмәтләре алу өчен гариза бирүчеләр балигъ булмаганнарның бер законлы вәкиленең имтихан тапшыруга һәм РФ законнары нигезендә расланган машина йөртү таныклыгын бирүгә язма ризалыгын бирергә тиеш булачак, диелә документ проектында.
Моннан тыш, яңа регламентта алты нигез язылган, аларга юл куелган очракта кеше имтиханнарны тапшыра алмый. Моның сәбәбе кандидатның таләпләргә туры килмәве булырга мөмкин: әгәр аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итсәләр, шулай ук документлар дөрес төзелмәсә яки алар ялган булса. Дәүләт пошлинасы һәм автомәктәп түләнмәгән булса, автомәктәпнең лицензиясе булмаса, транспорт белән идарә итү хокукына имтиханнарны тапшырып булмаячак.
Регламент 2021 елның 1 апрелендә үз көченә керә.
https://proufu.ru/
Читайте нас: