Яңалыклар
19 Июня 2019, 06:56

Күчемсез милекне, йорт-кураны сату гадиләштерелде

Соңгы елларда җир биләмәләре һәм күчемсез милекне теркәүдә күп кенә үзгәрешләр күзәтелде. Берничә ел инде “дача амнистиясе” дәвам итә.

Соңгы елларда җир биләмәләре һәм күчемсез милекне теркәүдә күп кенә үзгәрешләр күзәтелде. Берничә ел инде “дача амнистиясе” дәвам итә.
Күчемсез милекне, йорт-кураны сату да сизелерлек гадиләштерелде. Шулай да җир биләмәләренең техник планнарын, кадастр дәүләт теркәве вакытында күп кенә төгәлсезлекләргә дә юл куела иде. Әйтик, җир мәйданы, аерым очракларда документта күрсәтелгәннән зуррак булып чыга. Нәтиҗәдә җир хуҗасына милкен сату рөхсәт ителми иде.
Русия Президенты Владимир Путин әле кулланылышта булган артык җирләрне теркәүне рөхсәт иткән Федераль законга кул куйды. Тик бер шарт белән, әлбәттә, — күрше-тирәләрегез дәгъва белдермәсә генә. Яңа закон “Кадастр эшчәнлеге” һәм “Милекне дәүләт теркәве” законнарына үзгәрешләр кертә. Яңа закон нигезендә комплекслы кадастр эшләре дә сизелерлек гадиләштерелә.

#ВладимирПутин

Фото Интернет челтәреннән.

Читайте нас