Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
15 февраль 2021, 18:58

Сугыш нәфис затларны да сыный

Сугыш чоры кеше язмышларында тирән эз калдырды. Олы яшьтәге кеше буларак, миңа җиңү яулап кайтканнар белән аралашырга туры килде. Әлбәттә, һәр очрашу эзсез түгел иде. Шуларның икесенә тукталасы килә.

Сугыш чоры кеше язмышларында тирән эз калдырды. Олы яшьтәге кеше буларак, миңа җиңү яулап кайтканнар белән аралашырга туры килде. Әлбәттә, һәр очрашу эзсез түгел иде. Шуларның икесенә тукталасы килә. Мин киез итек басу белән шөгыльләндем. Төрле авыл халкына киез итеп басып бирергә туры килде. Текән авылында яшәгән Нурания Xәйруллина(Зәйдуллина) белән танышырга туры килде. Ул чакта кешенең өендә киез итек басып бирә идем. Төшке аш вакытында чәй эчәргә чакырдылар. Өстәл янында әңгәмә кордык. Самовардан үрелеп чәй ясаганда Нурания Xәйрулла кызының беләгендә ниндидер саннар язылуын күрдем. Унлаган сан тәненә туш белән чәнчеп ясалган. Заманча әйткәндә, шундый татуировкасы бар иде.
—Бу саннарны нигә кулыңа яздырдың? Алар ни аңлата соң?— дип кызыксындым.
Нурания апа үткәннәрне сөйләгәндә хәйран калып тыңладым.
— Мин бит Германиядә сугыш вакытында тоткын булдым. Ә концлагерьдә шул саннарны һәр тоткынның беләгенә бастырдылар. Гомер бетмәгәч өч тапкыр үлем сагалап торса да исән калдым. Күзләрем дә андагы бер нурга эләгеп, күрми башладылар. Лагерьдагы табиблар кулына эләгүем үзе бер хатирә. Фашистлар палаталарны тикшергән вакытта мине яшереп калдырдылар. Әгәр табиблар яшерүен аңлап калсалар, дәвалаучыларның гомере куркыныч астында булыр иде. Ике кабат бу хәл кабатланды. Табиб миңа: "Шундый матур кызны үз кулым белән үлемгә дучар итәсем килмәде", — диде. Концлагерьда тоткыннарны көн саен бер вакытта капка ачылгач машина арты белән килеп туктый. Машина артын ачып, тоткыннарны төяү башлана. Һәркем үзен дөрләп янган ут эченә итеп түгәчәкләрен аңлаганга тавыш башлана. Йөрәкөзгеч тавыш. Фашист мал көтүен куган кебек машинага менәргә мәҗбүр итә. Карышканнарга, билгеле, өлеш эләгә. Алга бармаска күпме тырышсаң да үзеңчә борылыш ясап булмый. Миңа да шундый чират җитте. Инде машинага килеп терәлгән идем. Xәзер менәргә тиешмен, дип уйлаганда бит алдымда өстән тимер капка миңа терәлеп алдыма килеп төште. Шулай котылып калдым...— дип йөрәкөзгеч хәбәре белән уртаклашты.
Җиһанур XӘБИБУЛЛИН.
Мәкаләне(тулы вариантын) гәзитнең алдагы санында укый аласыз.
Фото:tyumedia.ru/photo/Фомичёва_Оля_12_лет.jpg
Читайте нас: