Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
9 февраль 2021, 19:18

Гафу ит, ялгыз йорт!

Урам уртасында ятим йортБашын ник кыек салган?Кеше тавышы ишетелми монда,Тормыш тукталып калган.

Урам уртасында ятим йорт
Башын ник кыек салган?
Кеше тавышы ишетелми монда,
Тормыш тукталып калган.
Мин бу мәкаләне балаларыбызны үстергән, соңгы сулышыбызга кадәр яшәячәк йорт исеменнән язам. Киләчәктә балалар бу йортка кайтып ял итәрләр, безне сагынып искә алырлар, Коръән укытырлар, дип өметләнеп төзелгән иде ул заманында...
Автор.
Моннан 60 ел элек булды бу хәл. Бик чибәр яшь ир белән хатын килделәр. Бу чүп-чар баскан урынны карадылар. Алар шул урында өй салырга ниятләделәр. Йортны тазартып, икенче көнне нигез ташлары, юан бүрәнәләрдән бура китереп куйдылар. Авыл халкы җыелышып өмә белән өеп куйдылар. Матур теләкләр белән күтәрделәр. Түбәне шифер белән капладылар. Бәхет китерәчәк өй буларак мин ишекләрне ачтым.
Яшь гаилә мине үз итте, матурлады. Йорт тутырып кош-корт үстерделәр.Йорт чәчәкләргә күмелде. Өйнең һәр тәрәзә төбендә нинди генә чәчәкләр үсмәде? Дөньяны балкытып бер-бер артлы өч малай туды. Аларның тавышы белән миндә бәхет артты. Чөнки сабыйлар тавышы белән өй эче гөрләп торды. Аларның егыла-егыла тәпи китүләре, елаулары, сөйләшә башлаулары, кычкырып көлүләре минем стеналарыма сеңеп калды. Яңа ел бәйрәмнәре, туган көннәр шаулап узды. Әрвахларга багышлап күп тапкыр Коръән укытылып, корбанлыклар чалынды. Дус-ишләргә, ятимнәргә, күп сәдакалар таратылды. Яшь гаилә тормышы белән мин гөрләп тордым. Без аерылгысыз булдык.
Еллар үтә торды. Малайлар үстеләр. Укып белем алу өчен шәһәргә киттеләр. Алар читтә булгач миңа бик моңсу булды. Мин аларның кайтканнарын көтеп яшәдем. Xуҗа һәм хуҗабикә белән генә торып калдык. Алар белән мин бәхетле, чөнки бик тату булдылар. Тик яхшының мәңгелек түгел. Менә көтелмәгән кайгы килде. Xуҗа дөнья куйды. Бу югалтуны хуҗабикә бик авыр кичерде. Котылгысыз кайгы килде.
Ятимсерәп калдым. Xуҗабикә тиз генә ташлап китмәсә дә. Ул өйдә чакта рәхәт иде. Тик вакыт үзенекен итте. Ул чирли башлагач, уллары аны читкә, шәһәргә алып киттеләр. Ятимсерәп калдым ялгыз гына. Моңаеп. Кайчандыр гөрләп, шаулап торган тормыш сүнгән кебек тоелды. Тынычлыгымны беркем дә бозмый. Кайчак малайлары кайтып, яисә хуҗабикәм үзе ишекне ачып керделәр. Шулчакта бик сөендем. Озагракка калуларын теләдем. Әмма тиз арада итеп баралар. Киләчәктә язмышым нинди?
Еллар үтәр. Берәр гаилә килеп үз итәрме?Тәрбияләп, элекке матурлыкны кайтара алырлармы? Киресенчә булган очракта эш мөшкел. Ишекләрне, тәрәзәләрне каерып алып бетсәләр. Бер яктан икенче якка искән салкын җилләр, мине ашадан-ашага йөрерме? Шулай юкка чыгу юлы.
Сагышлы уйлар тынгы бирмиләр. Яшьлек елларымны хуҗалар белән бергә яшәгән вакытларны сагынам. Алар — үткәннәрдә. Кире кайтмаса да көтәм. Авылларда минем кебек моңаеп калган өйләр күп. Ташландык хәлдә калганнары. Авыр сүзләр...
Фото:/s00.yaplakal.com/pics/pics_original/0/8/2/15041280.jpg
Җәннәт ШАЙБӘКОВА,
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.
Нәсернең тулы вариантын гәзиттә укый аласыз.
Читайте нас: