Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
4 февраль 2021, 17:13

Гәзит конкурсында җиңүчеләр xөрмәтләнде

Бөек Җиңү уңаеннан ”Балтач таңнары” редакциясе игълан иткән конкурста байтак райондашлар катнашты. Райондашларыбыз Бөек Җиңүгә өлеш керткән гаилә әгъзалары турында тирән эчтәлекле мәкаләләр язды.

Бөек Җиңү уңаеннан ”Балтач таңнары” редакциясе игълан иткән конкурста байтак райондашлар катнашты. Райондашларыбыз Бөек Җиңүгә өлеш керткән гаилә әгъзалары турында тирән эчтәлекле мәкаләләр язды. Конкурста җиңү яулаган авторларга”Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев Почёт грамотасы һәм бүләкләр тапшырды.
Конкурста җиңүгә ирешкән гәзит укучылары бу мәңге онытылмас тема турында фикер алыштылар. Беренче урынга лаек Богдан гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Миләүшә Нәбиева “Бөек Җиңүгә—75 ел” рубрикасы астында дөнья күргән бер төркем укучыларының мәкаләләр циклын әзерләвенә тукталды. Өченче урынны блокадалы Ленинградта булган хатирәләре, әнисе язмышына багышланган "Күпне күргән әнием"мәкаләсе белән Иске Балтач авылыннан Әнфисә Сәхипова алды. Ул әнисенең сугыш турында истәлекләре белән уртаклашты.
Киләчәктә дә урындагы басмага язылырга кирәклеген ассызыклады кунаклар. Матбугат битләрендә фәһемле мәкаләләр, тәрбияви темалар дөнья күрер, дигән ышанычта калдылар.
Читайте нас: