Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
1 сентябрь 2020, 12:35

Балтач ватанпәрвәре булырга язган аңа

Гафурҗан Фәтхуллинның туган районының яшьтәше булуы бер үзенчәлекле символик әһәмияткә ия.

Гафурҗан Фәтхуллинның туган районының яшьтәше булуы бер үзенчәлекле символик әһәмияткә ия. Туган төбәген бар күңеле, булмышы белән яратучы шәхесләрнең берсе Гафурҗан Фәтхинур улы булуына шик тә юк. Партия район комитетының беренче секретаре булып озак эшләгән, ягъни 21 ел буена районны җитәкләгән кеше буларак, Балтачның үсешенә җитди өлеш кертән шәхес дип әйтү урынлыдыр.
Күп чордашлары олыгайган вакытта бар шартлар булган шәһәргә барып урнашуны хуп күргән. Физик хезмәт таләп иткән бакча түтәлләре, йорт карау мәшәкатьләреннән арынып тыныч тормышка омтылу күзлегеннән шундый карарга килгәннәре көн кебек ачык. Лаеклы ялга туктагач та Гафурҗан Фәтхинур улы гомер иткән авылыннан бер тарафка да чыгып китәргә уйламый. Бала чагы, тормышка караш тәрбияләгән яшьлек чоры, бар көчен салып эшләгән дәвере ямьле Балтач җиренә бәйле. Җиңүләре, максатына ирешүләре —үзенең үткән юллары барысы да бу төбәккә үрелгән шул.
Үзенә һәм башкаларга таләпчән булуы Фәтхуллинның табигый халәте. Гафурҗан Фәтхинур улы тәнкыйтьләп алу белән чикләнеп калмый гадәттә. Xезмәт тәҗрибәсеннән чыгып мәсьәләне чишү юлларын тәкъдим итеп өйрәнгән шәхесне күпләр остаз итеп кабул итәләр. Үткәннәр — якты тарихи елъязмаларда. Аларга күз салсаң, бихисап эшләр башкарылган. Фәнни яклап мәсьәләне тирән өйрәнеп, бу өлкәдә кандидатлык диссертация яклаган белгеч буларак, авыл хуҗалыгы тармакларын үстерүдә, аның материаль-техник базасын ныгыту, төрле объектлар төзү, бихисап колхозларда фермалар, тегермәннәр, иген саклау келәтләрен сафка бастыру һәм башкалар хезмәт биографиясендә урын алган. Агроном һөнәрен сайлаганга Гафурҗан Фәтхинур улы район басучылык тармагында яхшы нәтиҗәгә ирешергә тиешлеген максат итеп ала. Эшнең асылын белеп башкара: районлаштырылган югары репродукцияле һәм элита орлыкларын чәчүгә игътибар зур булуы, минераль һәм органик ашлама кертү эзсез калмаган. Үткәннәрнең хезмәт нәтиҗәләрен саннар дәлилли: уңыш күрсәткечләре бөртекле культураларның район буенча гектарыннан уртача 15—16 центнер тәшкил иткән. 1978нче елда исә ул 20 центнерга җиткән. Берсүзсез, бу фидакарьлек күрсәтеп эшләгән районның колхоз рәисләренең дә уртак казанышлары. Дәүләткә 400 мең центнер иген сатканын бүген дә горурланып искә ала Xезмәт Кызыл Байрагы һәм ике "Почёт Билгесе " орденнары кавалеры Гафурҗан Фәтхинур улы. Фидакарь хезмәте янә биш медаль һәм БАССРның Югары Советы президиумының Почёт грамотасы белән билгеләнгән.
Әңгәмәләшкәндә терлекчелек тармагында үрнәкле күрсәткечләрне билгели. Төньяк зона районнары арасында һәр сыердан сөт савып алу буенча алдынгылыкны яулаулары хакыйкать. "Балтач" совхозында мөгезле эре терлек симертү комплексы, "Правда" колхозында дуңгыз симертү комплексы, район буенча бихисап фермалар төзелгән.
Социаль һәм башка объектлар игътибар үзәгендә булуы көн кебек ачык. Район мәдәният сарае, универмаг, көнкүреш хезмәте күрсәтү, милиция, дәүләт банкы биналары ул чорда төзелгән объектлар буларак елъязмада калган. Мәктәп төзүләрнең ни дәрәҗәдә оешкан төстә баруы турында РСФСР Мәгариф министрлыгының Күчмә Байрагы районга тапшырылуы бер дәлил. Шуңа балтачлыларның тормыш сыйфатын үстерү, хезмәт күрсәткечләрен арттыру буенча көнне төнгә ялгап эшләүләр район тарихында урын алган...
Балачак чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр юклыкны, очын-очка ялгап булмаганлыктан туган сынауларны, рухи көчнең әһәмиятен яхшы аңлый. Бар нәрсә дә фронт, бары да Җиңү өчен дигән максат белән эшләгәннәре инде үткәндә калган. Әтисе Фәтхинур Фәтхулла улы аяк киеме тегү остасы улын һөнәр нечкәлекләренә төшендерә. "Эшләвең минем өчен икән, өйрәнүең үзең өчен!"— дигән гыйбарәне гомерлек юлдашы итә өлкән улы. Сугыш вакытында совет армиясендәге атларны карауда кирәк әйбер — аларны чистарту өчен щеткалар эшләп үсмер фронтка озата. Тырышып башкарган эше югары бәһаланып, "Данлы хезмәт өчен" медаленә лаек була. Ул тәүге һәм иң кадерле дәүләт наградасы булып гаилә архивында лаеклы урын алган.
Тугыз дистә ел гомер үтелгән, шуның алтмыш җиде елдан артыгы тормыш иптәше Римма Гадел кызы Ильясова белән. Мәгънәле кеше белән яшәлгән гомер бер мизгелгә тиң. Гафурҗан Фәтхинур улы өчен язмышы тарафыннан бирелгән иң кадерле бүләктер ул сабыр, акыллы хәләл җефете. Ирне ир иткән дә, хур иткән дә хатын, дигән әйтем бар халыкта. Авыр чакларында терәк, кирәк чакта киңәшче, илһамландыручы, тугры юлдашы булган ул. Башкортстанның атказанган табибы гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлап, һөнәрен яратып башкарган. Гаиләдә илаһи мәгънә биргән кызлары Эмма, Гөлшатка тиешле тәрбия бирәләр. Һөнәр сайлаганда ата-ана киңәшләре бик урынлы булуын рәхмәтле булып кызлары әле дә искә алалар. Бер- берсенә олы хөрмәтле карашта килешеп яшәгән кияүләрен улларыдай күреп күнеккәннәр. Оныклары да хәзер тиң парларын табып, үз гаиләләрен корып яшиләр. Айдар — Стәрлетамакта эшкуар, Камил Уфада, УМПО берләшмәсенең инновацияләр буенча генеральный директорның урынбасары, ә Нурия Мәскәүдә корпорациядә стилист булып эшлиләр. Фәтхуллиннарның туруннары алты. Өлкәннәре Алина югары белемле юрист. Сафия Эмилия, Денис, Ника, Ясминә әлегә кечкенәләр.
Бәхетле кешенең ике бәйрәме бергә булуы билгеле. Гафурҗан Фәтхинур улы Римма Гадел кызы белән Балтач җирендә ике якты бәйрәмне каршылаганга шөкерана кылалар. Балтач ватанпәрвәре өчен район юбилее һичшиксез мөһим һәм әһәмиятле чара.
Читайте нас: