Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
21 август 2020, 13:30

Бай тарихы белән дан тота Балтач районы

90еллык тарихы булган районыбыз көннән-көн матурлана, төзекләнә. Калкып чыккан яңа объектлар, матур биналарга карап күзләр камаша.

90еллык тарихы булган районыбыз көннән-көн матурлана, төзекләнә. Калкып чыккан яңа объектлар, матур биналарга карап күзләр камаша.
Балтач районы административ берәмлек буларак 1930 елның 20нче августында оеша, ләкин Балтач җире тарихы XVII гасырга ук барып тоташа, hәм ул Башкортстан тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Республикада 48 район, шул исәптән составына Балтач, Аскын, Байкибаш, Кизгәнбаш, Ваныш, Тәтешле волостьларының бер өлеше керә. Балтач районы барлыкка килә.
1930 елның 20нче сентябрендә узган район Советының беренче съездында беренче башкарма комитет төзелә. Президиум составына З.Мәрданов, Т. Фәттахов, М.Бикбов, З. Әмиров, Ш. Мортазина, З. Гайсин, К. Хөсәенов керә. Президиум әгъзасына кандидатлар буларак З. Мәхмүтов, С. Бадәбиев, Т. Шәмсуаров тәкъдим ителә. Балтач район Советы башкарма комитетының беренче рәисе итеп М. Мәрданов билгеләнде. Район башкарма комитеты секретаре итеп К. Хөсәенов сайлана.
Казыйхан Хөсәен улы Хөсәенов 1902нче елда Иске Тушкыр авылында дөньяга килә. 1920нче елдан партия әгъзасы була. 1921—1923нче елларда Иске Тушкыр авыл Советы секретаре, 1924нче елда Бөре совет партия мәктәбендә укый, 1924 — 1926нчы елларда РККАда хезмәт итә, халык суды секретаре (1926 — 1928 е.), Иске Балтач ВИК рәисе (1928 —1929е.), халык судьясы (Яңавыл, 1929—1930 е.) булып эшли. 1937нче елда репрессияләнә.
Беренче район партия конференциясе 1930 елның 21нче сентябрендә уза, анда 17 кешедән торган пленум hәм 7 әгъзадан торган бюро сайлана: З. Әмиров, З.Мәрданов, С.Дорогов, Г. Ризванов, А. Фәттахов, Н. Аймуллина, З. Мәхмүтов; кандидатлар итеп З. Гайсин, А. Громов, Н. Нәҗметдинов сайлана. Җаваплы секретарь итеп партия-комсомол эшендә зур тәҗрибәгә ия булган З. Әмиров раслана.
Закир Локман улы Әмиров 1903нче елда Яңавыл районының Яңа Артавыл авылында туа. 1924нче елдан партия әгъзасы, 1926—1928 елларда РККАда хезмәт итә, 1928,1929нчы елларда Яңавыл районында ВКП волость комитетының җаваплы секретаре, 1931,1932 елларда Аргаеш РК җаваплы секретаре, БАССР игенчелек халык комиссариаты (1932—1935) булып эшли.
Балтач районы составына 30 авыл советы керә: Иске Балтач, Уразай, Көнтүгеш, Богдан, Көндәшле, Яңа Троицкий, Кизгәнбаш, Зилязекүл, Югары Карыш, Түбән Карыш, Сәйтәк, Иштирәк, Югары Янактай, Тучыбай, Әрибаш, Беләш, Калтәү, Бәдрәш, Асауды, Мишкә, Курач, Арбаш, Түбән Сисикияз, Штәнде, Шәвьяды, Яңа Балтач, Югары Тәтешле, Түбән Тәтешле, Кальмияр, Кызыляр.
Мәкаләнең дәвамын газета битләреннән укыгыз.
Читайте нас: