Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
7 август 2020, 13:09

КЫЮ КЫЗ МӨНӘВӘРӘНЕҢ ТАРИXТА ЭЗЕ БАР

Уйлап карадың исә, кеше гомере мизгелләр йомгагына тиң икәнен аңлыйсың. Бәхетле һәм үзәк өзгеч. Ә кайберәүләр өлешенә сынауның хәтәре төшә. Xәер, рухи яктан көчле шәхесләр моңа әзер кебек тоела.Теманың дәвамы безнең сайтта:

Уйлап карадың исә, кеше гомере мизгелләр йомгагына тиң икәнен аңлыйсың. Бәхетле һәм үзәк өзгеч. Ә кайберәүләр өлешенә сынауның хәтәре төшә. Xәер, рухи яктан көчле шәхесләр моңа әзер кебек тоела.
Табигать үзе хатын-кызны дөньяга яңа гомер бирүче зат итеп яраткан төсле. 2015нче елгы әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Светлана Алексиевич "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән баш астындагы җыентыгында хикәяләр сугышта булган нәфис затларның хатирәләреннән тора. Язучылар күпме генә моны исбат итәргә тырышса да тормышның үз кануннары бар. 1940нчы елларга яшьлекләре тәңгәл килгәннәрнең егетләр кебек үк бихисап кызлар да Ватанны сакларга үз теләге белән юллана...
Алар арасында Балтач районыннан да туксанлап хатын-кыз фронтка үз теләге белән бара. Xәрби һөнәр алып, булдыра алганнарын башкарып Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Исән-сау туган якларына кайтып, гаилә корып, балалар үстергәннәр. Иске Уразай авылы кызы Мөнәвәрә Фазылбәковага туган нигезенә кире әйләнеп кайту бәхете тими. Ул Ростов өлкәсендә Скацерск авылы артында фашистлар белән алышта батырларча башын сала. Александр Матросовның батырлыгына тиң адымны ясаган кыз безнең якташыбыз...
Гайниямал һәм Фазылбәк Фазылбәковларның тәүге мәхәббәт җимешләре булып Иске Уразай авылында якты дөньяга килә ул. 1923 елның 18нче октябрендә. Сеңелләре Фәния, Мәбения, энесе Фаил өчен кечедән үзен җаваплы тоя кыз. Беренче бала буларак, һәр туганы өчен җан ата. Тырышып белем алган кыз киләчәк һөнәре турында уйлана. Кешеләргә ярдәм итәрдәе, иң мөһиме, сәламәтлекне кайгыртырлык булсын, дип фикер йөртә. Мөнәвәрә мәктәпне тәмамлагач, хыялына тугры калып, Бөре шәһәрендә медицина училищесында белем алырга юллана. Фельдшер һөнәренә ия булган белгеч туган районында Шәвъяды авылында хезмәт юлын башлый. Күзәй һәм Шәвъяды авыллары халкын хезмәтләндергән фельдшер шунда эшен дәвам итә алыр иде. Әмма фашистлар илгә һөҗүм иткәч, илбасарларны тизрәк дөмектерергә исәп тота. Совет солдатларына ярдәм итүдә нәкъ үзенең булмышын күрә. Ун айлап бара сугыш . Безнең гаскәрләр фашистларны тиздән тар-мар итәргә тиеш бит инде, дип уйлый кыз. Күмәк көч булу кирәк, җиңүдә һәркемнең өлеше һичшиксез булырга тиеш, дип күзаллый Мөнәвәрә. 1942нче елның язында, әти-әнисенә әйтеп тормый гына, үҗәт кыз район хәрби комиссариаты ишеген ача. Аңа шунда ук төгәл җавап бирергә ашыкмыйлар. Көтәргә киңәш яңгырый. Тик кыз бу җавап белән килешми. Үз үтенечен вакыты-вакыты белән искә төшереп тора. Максатына ирешә, фельдшерны армиягә алалар. Йөк машинасы әрҗәсенә урнашкач кына ул игътибар итә: тик ир-егетләр арасында берүзе икән. Туганнары белән хушлашу йөзеннән авылны чыкканчы чәчәкле яулыгын чишеп, болгый- болгый җилфердәтеп бара ул. Әнисе Гайниямал исә авыл читендәге ялгыз каен турысында тораташтай калып, машина күз күременнән югалганчы карап кала бу эшкә. Олы кызын соңгы тапкыр күрүен ана ул чакта белмәсә дә, шул мизгелдә үзенең аяк астында җир убылгандай хис итә. (Гайниямал өчен шул каен еллар үткән саен газиз баласы белән аерылышу мизгелен исенә төшереп торган ядкәргә, сердәшкә әйләнә...)
Мөнәвәрә һәм башка юлдашлары барган эшелонны фронт буенда станциядә туктаталар. Перронда билгеләнү башлана. Прожекторларда эшләргә кызларны җыеп тезәләр. Дондагы Ростов шәһәре тирәсендә сугышучы дивизиягә килеп кушыла якташыбыз. Төнге караңгылыкка качып, дөньяны астын өскә китерергә исәп тоткан фашист самолётларын прожектор нурыннан ычкындырмый Мөнәвәрә. Зенитчыларның әйдәүчеседәй, дошман самолётларын нурга тотып , атучыларга юнәлеш биреп тора. Икесе дә тандемда яхшы эшләгәндә нәтиҗә шунда ук күренә. Сугыш сынаулары хикмәтле. Мөнәвәрә хәрби кешедән таләп югары булуын аңлый. Шуңа мөмкинлек булу белән пулемёттан, автоматтан атарга да өйрәнә. Яралыларга шәфкать туташы һәрчак ярдәмгә ашыга. Нигә тотынса, шуны булдыра.
Дошман һөҗүмгә ташланган көн күп солдатларның хәрби чирканчыгына әверелә. Артиллерия утка тота, күз ачарга да ирек юк. Танклар килә, самолётлар оча, әйтерсең лә бар җан иясен җир белән тигезләргә тырышалардыр кебек. Ә командирның алдан кисәтүе буенча, төп көчләр килеп җиткәнче, бу биеклектән чигенмәскә тиешләр.Тиешле вакытның хәтәр озын булып тоелган чагы.
Яуда кызга да кулына автомат алырга туры килә. Нәфис зат вәкиле бу көнне илбасар фашистларны юк итә. Бермәлне яу яланында тынлык. Солдатларның шатлануы иртәрәк икән: чылбырга тезелгәндәй танклар колоннасы кара максатын тормышка ашырырга килә. Тимер, корыч атларны туктатуы читен икәне билгеле. Әмма траншеядан чыгып, чигенү турында уйлаучы да булмый. Куркудан бөтенләй баш тарткан чор. Танклар гөрелтесе якынайганнан — якыная гына. Чылбыр тавышлары аерымачык ишетелүе күңелгә шом өсти. Командирның боерыгы яңгырау белән пулемётлар, туплар телгә килә. Ике танк чылбырларына граната ташлаган солдатлар мәргәннәр. Шунда ук аларны ут камап ала. Танктан сикереп котылырга тырышучыларны солдатлар мушкага алып берәмләп чүпләп чыгалар. Мизгел эчендә меңләгәннәрнең гомере өзелгән чакта танклар ут ача бирә. Адәм баласы бит корычтан түгел, ул туп, пуляларга бирешә. Сәгатьтән артык атышта командирга снаряд кайпылчыгы тия. Яраларын бәйләсәләр дә тирән җәрәхәтлеләрне медсанбатка озату хәерле. Кызганычка каршы, андый мөмкинлек юк. Командирны блиндажга шуышып, сөйрәп китерүләре читен. Яралыларны урнаштыргач, Фазылбәкова элемтәчеләр бүлмәсенә юл ала. Бакса, телефонист һәлак булган.
Икенче яралы солдат: "Янә бер сәгать түзәргә куштылар. Тик ничек түзәргә соң?"— дип ыңгыраша. Яңа көч белән танклар алга уктай атылуы мәгълүм. Яңа көч килгәнен көткәннәр, инде алар өчен каршылыкны сындыру бер шәптә. Танклар яралылар булган блиндажга килмәгәе дигән уй Мөнәвәрәне төгәл карарга китерә. Ул яралы солдат Пашадан граната бәйләмен алып, танк каршына ташлана. "Юк, беркаршылыксыз гына безнең илне таптарга бирмәм",— дип фашистка булган ачуын кушып гранатаны танкка ташлый. Тик шартлау танкны туктатмый, ул алга баруын дәвам итә. Төтен, туп шартлавыннан күтәрелгән җир көн белән төнне бутарлык халәттә караңгылык хөкем сөрә. Озын-озак уйланырга вакыт чикле. Соңгы граната кулында килеш кыз танк астына ташлана. Көчле шартлаудан танкны ут чорнап ала. Ростов өлкәсенең Скарцерск авылы янындагы яуда 1942 елның 25нче августында Иске Уразай авылы кызы мәңгелеккә күзен йома. Үз үлеме белән танкны туктата, яралы солдатларны үлемнән коткара. Илбасарларны туктату, фашистларны дөмектерү өчен җанын фида кыла ул. 19 яше дә тулып өлгермәгән Мөнәвәрә Фазылбәкованың батырлыгы турында полкташы , балтачлы Тәгълимә Галимҗанова сөйләвеннән А. Кулагинаның "Ватан өчен сугышта Башкортстан медиклары" китабында сурәтләмә урнаштырылган.
Яуда батырлык үрнәкләре, куркаклык халәте дә ачык күренә. Якташыбыз беренче юлдан баруны хуп күргән. Аның күңел халәте соравы буенча булганы шик тудырмый. Бала багасы нәфис зат вәкиле гомере шундый аянычлы өзелә. Батырлыгы бәһаланмый калган дигән фикерләр бар. Якташлары моның белән килешми. Урындагы инициативаны яклау программасы буенча аның исемен мәңгеләштерергә исәпләп чыгалар. Яуда башын салган Мөнәвәрә Фазылбәкованың исеме "Xәтер" китабында да тиешле урын алган. Якташыбыз батырлыгы райондашлар игътибарына лаек дигән карарга килеп, һәйкәлне Иске Балтач авылында урнаштырырга кирәк дигән карарга киләләр.
Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее елында район үзәгендә урнаштырылачак һәйкәл Мөнәвәрә Фазылбәкованың тиңдәшсез батырлыгына мәдхия, киләчәк буынга тәрбия үрнәгедәй булыр. Ватан өчен гомерен аямаган кызга багышлап якташлары педагогия хезмәт ветераны Гөлшат Ихсанова сүзләренә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Xамаева көй язды. Җырларда җырланган каһарманлык. Тыйнак фельдшер Мөнәвәрә, һичшиксез, моңа лаек. Xалык хәтерендә якташыбызның батырлыгы үлемсез.
Читайте нас: