Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
26 Май 2020, 00:24

Илгә биргән изге антын...

Утлар, сулар кичкән якташ ветераннарыбызның берсе – Галәү Низаметдин улы Низамов. Ул 1920нче елның 25нче августында Иске Тушкыр авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш биш ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.
Утлар, сулар кичкән шундый якташ ветераннарыбызның берсе – Галәү Низаметдин улы Низамов. Ул 1920нче елның 25нче августында Иске Тушкыр авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Тушкыр җидееллык мәктәбендә белем ала. Укытучы булу хыялы аны 1936нчы елда Нуриманов исемендәге педагогия рабфагына алып килә. Арытабан якташыбыз белемен камилләштерүне Бөре шәһәренең укытучылар әзерли торган институтында дәвам иттерә. Хезмәт юлын Ялангач җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлый. 1941нче елда Галәү Низаметдин улы хәрби хезмәткә чакырыла.
Бөек Ватан сугышы елларында ул үзен кыю, курку белмәс, батыр сугышчы итеп күрсәтә. Украина фронтында барган алышлар уртасында катнаша.
Алышларның берсендә каты яралана. Берлин, Прага шәһәрләрен дошманнан азат итүдә катнаша. Бөек Җиңү көнен Прага шәһәрендә каршылый. 1946нчы елда якташыбыз туган иленә әйләнеп кайта. Курсәткән батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены, “Хезмәт ветераны” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Хәлимә Гайниәхмәт кызы Солтанова белән алты балаларына гомер бүләк итәләр. Дүрт кыз һәм ике улларына яхшы белем һәм дөрес тәрбия бирү йөкләмәсен уңышлы башкарып чыга алар. Кызлары Рита, авыру сәбәпле, якты дөньядан итрә китә , Клара- укытучы һөнәрен сайлый, уллары Рәшит Пермь шәһрендәге хәрби училищены тәмамлаганнан соң, Уфа авиация институтында укытучы булып эшли. Кызлары Ралия- бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Ленария -район үзәк дәваханәсендә врач-терапевт булып эшләп хаклы ялга чыкты. Уллары Илдус –ветеринария врачы, озак еллар районның ветеринария хезмәтенә җитәкчелек итеп, намуслы хезмәт өлешен кертте.
Туган илебезне азат итү өчен барган аяусыз сугышларда катнашып, тәнендә яралар йөрткән яугир-ветеран тыныч тормышта да узен мәгариф өлкәсенә багышлый. Район мәктәпләрендә немец теле укытучысы, озак еллар мәгариф бүлегендә инспектор вазифасын уңышлы башкара.
Бүген Галәү Низаметдин улының хөрмәткә лаек намуслы хезмәтен балалары, ун оныгы, ундүрт туруны җылы сүзләр белән сагынып искә алалар:
“Әтиебез, зур әтиебез бик ярдәмчел, таләпчән булды, ләкин бервакытта да кешегә авыр сүз әйтмәде”, - диләр алар.
Сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт, бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерде.
“Хөрмәтле ветеранарыбыз ватанны сакладылар" дигәндә, без ул сугыш еллары халкын - барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне... Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын кадерләп саклау һәм, бездән соң килгән буыннарга тапшыру.
Җиңү көне халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып калды. Галәү Низаметдин улының да Бөек Җиңү өчен күрсәткән батырлыкларына, авыр еллардагы намуслы хезмәтенә мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт!
Гөлназ КАШАНОВА.
Балтач районы.
Читайте нас: