Барлык яңалыклар
Тарихтагы эзләр
19 Май 2020, 17:28

Сугыш еллары истәлекләре

Биш ятимне аякка бастырган батыр ана Саимә Вәлиәхмәт кызы, 1891нче елны хәзерге Балтач районы Имән авылында крестьян гаиләсендә туа.

Биш ятимне аякка бастырган батыр ана, иренең сөяклэренә дә хыянәт итмичә яшәгән тугры хатын, тырыш, эшчән, әхлаклы зат булып күз алдымда тора минем зур әнием. Ул, Саимә Вәлиәхмәт кызы, 1891нче елны хәзерге Балтач районы Имән авылында крестьян гаиләсендә туа. Ycen буй җиткәч, күрше Борай районы Бакалы авылы егете Вәликарамга кияүгә чыга. Аларның кызлары Мәдинә, Һәдия, уллары Вәсбирахман туа. 1921нче елгы ачлык Һәдияне дә, улларын да, ирен дә якты дөньядан алып китә. Аннары туган авылына кайтып биш ел ярым яшәгәч, зур әнкәебез икенчегә кияүгә чыга — зур әтиебез Гимранга. Зур әтием дә бик ипле, акыллы, бала җанлы кеше булган. Бер-бер артлы дөньяга сабыйлар туа: Факия, Закия, Маhия, Сәлимә (минем әнием), Фидәhия, Фәгыйлә,Флүрә.
Вәлиәхмәт картәтием гаиләдә 12нче бала була. Шәмсия исемле кыз туганын 1921нче елда үтергәннәр. Имән авылында кемнеңдер кәҗә бәрәне югала. Кемдер аларны ит ашыйлар иде дип әйтә дә, бер-бер артлы чакырталар икесен дә. Башта бабайны, аннары әбине кыйнап үтерәләр. Ни кызганыч, югалган кәҗә бәрәне табыла — ул хуҗасына кайта. Зур әнием 1921нче елда 21 мәет күрдем үз нәселебездә генә, дип сөйли иде.
Сугыш башлангач ук Ватанын сакларга киткән зур әтием Гыймран Гыйльванов 1942 нче елның августында Дон елгасы буенда барган сугышларда hәлак була. Соңгы хатында Дон куперен саклавын язган, хәбәр килмәсә су төбендә дип уйларсыз дип тә әйткән була. Шулай итеп зур әнкәем 51 яшендэ тол кала. Олы кызы Мәдинәгә 26, икенче баласы Факиягә 16, әниемә - 10, дуртенче кызына -7, ә төпчек кызларына бары тик 2 яшь кенә була әтиләре сугыш кырында ятып калганда. Шушы 5 ятимне ач та, ялангач та итми зур әнием. Чөнки ул куп итеп бәрәңге утырта, алган уңышның бер өлешен онга алыштыра торган була. Бәрәңге үстерүнең чын остасына әйләнгэн зур әнием балаларын бәрәңгедән өзми (кул арасына кергән балалары 35 сутый бакчаны көрәк белән казып чыга торган булганнар), хәтта ул абзыйсының балалары Габделхәй hәм Габделкавине дә тәрбияли: балаларны ачлыктан коткара. Соңрак алар зур әниемнең бу фидакарьлеген гел исләренә төшереп рәхмәт укыйлар иде. Су алырга үзләренең коелары була. Бакчаларында яшелчәне дә бик күпләп үстерәләр: кәбестә, суган, кишер, кыяр, бәрәңге. Агач чиләкләргә күпләп кәбестә, кыярны тозлап куя торган була. Беркайчан да сыердан өзелмиләр, шуңа да исән калалар. Ә Маhия, Фидаhия, Зәкия төрле авырулардан үлә (медицина ярдәме күрсәтелми). Зур әни киндер суга, җылы оекбашлар бәйли. Колхозда сыер җигеп эшли: көлтәсен дә ташый, урагын да ура, печәнен дә чаба, утынга да үзе бара. Атна саен диярлек 18-20 чакрымда урнашкан район үзәгенә чабата сатып алырга да бара: авыр эштә тиз туза ул. Ә үрергэ йортта ир кеше юк. Кул арасына кергән балалары да зур әниемнең үзе кебек басуда да эшли, көтүен дә көтә... Учакка hәм мичкә ягар өчен утынга урманга урлашып кына баралар. Ә берсендә бригадир күреп калгач, зур әнинең чанасын балта белән тураклый.
1942нче елны авылга Ленинградтан эвакуацияәнгән гаиләләр каéтарыла. Шундый бер гаилә зур әнкәйләр күршесендә яши башлый. Гаилә башлыгы, әтиләре фронтта хәрби лётчик була. Ике бала Ольга белән Женя, аларның әниләре hәм зур әниләре. Зур әтиләре Имән авылыныда яшәгәндә вафат була. Ольга минем әнием Сәлимә Гимран кызы белән бер сыйныфтта укый. Тиз арада рус кызы татарча сөйләшергә өйрәнә, бик матур итеп татарча бии дә. Зур әнием аларга сөтен, бәрәңгесен бирә, мунчасын ягып кертә, гел ярдәм кулы сузып яши. 1944 елда Ленинград блокадасы өзелгәч Чуриновлар гаиләсе туган якларына кайтып китә. Киткәндә хат язышып торырга сүз куешсалар да, тормыш дулкыннары аларны аера. 42 ел узгач, әниебез, ул вакыттагы "Кичке Ленинград" гәзитенә язып җибәреп, шушы гаилә кешеләрен табу бәхетенә ирешә. Башта энесе Евгенийны табалар, аннан аның аркылы Ольганың үзен.Ул Ленинград заводларының берсендә эшләгән, тормыш иптәше белән ике малай үстергәннәр. Ниhаять, Ольга белән әниебез 42 елдан соң Ленинградта очраштылар... Бер елдан соң Ольга үзе безгә кунакка кайтты. Имән авылында зур әнием яшәгән, әнием туган йорт юк инде. Шул елларның истәлеге булып зур әтиебез сугыштка киткәнче утырткан тал агачы гына калды. Ләкин иң гаҗәбе шул булды: Ольга кайда кемнәр яшәгәнен, мәктәп урынын, гомумән, барсын да хәтерли. ”Безне үлемнән алып калучы тётя Соняны (зур әнием Саимәне) бик-бик-күрәсем килгән иде”,— ди ул. Ольга Александровна белән әниебез менә 40 елга якын хәбәрләшеп торалар, сугыш елларында кабынган дуслыклары дәвам итә.
Яшьлеге язу алыштырган вакытка туры килсә дә, зур әнием надан калмаган: ул гарәп графикасын да, кириллицаны да белә иде. Биш вакыт намазын төгәл үтәп, hәр елны ураза тоткан иманлы, динле кеше иде. Авыр туфраклары җиңел, урыны җәннәттә булсын, язганнарым аның рухына дога булып ирешсен иде.
Флүзә ӘМИНЕВА.
Читайте нас: