Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
27 март , 21:53

Усак кайрысының файдасы турында белә идегезме?

Усак кайрысы халык медицинасында киң кулланыла. Күп авырулардан дәва. 

Усак кайрысының файдасы турында белә идегезме?
Усак кайрысының файдасы турында белә идегезме?

Борынгылар усак кайрысын начар көчләрдән, сихер-бозымнан саклый дип ышанганнар. Бәлки, сихердән дә саклыйдыр, ә менә аның кеше организмын күп кенә бактерияләрдән һәм вируслардан саклавы хак. Бигрәк тә иң еш очрый торган стафилококктан булышуы мәгълүм.

Элек аны даими баш өянәген, нервларны тынычландыру, невралгия, буыннар чирен, вируслы инфекцияләрне, салкын тию, грипп, бәвел системасы авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. 

Усак кайрысы төнәтмәсенең ялкынсынуны басу үзлеге билгеле. Шушы сыйфаты аны төрле ялкынсынулы чирләрне – гастрит, простатит, нефрит, эндометрит, цистит («ит» кушымчасы ялкынсынулы чирләрне атаганда кулланыла) дәвалаганда алыштыргысыз булышчы итә дә. 

Элек-электән усак кайрысы төнәтмәсен туберкулез, коклюш, шикәр чире, яман шеш белән авыручыларга эчереп шифасын күргәннәр. Ул кандагы шикәрне киметергә булыша, матдәләр алмашын яхшырта. Усак кайрысы төнәтмәсен  элек икенче типтагы шикәр диабеты булган кешеләргә эчергәннәр.

Усак кайрысы косметологиядә дә актив кулланылган. Мунчада усак кайрысы төнәтмәсе кушылган су белән юынып, тире авыруларын һәм чәч коелуны дәвалаганнар. Ул тәннең төсен матурайта, чәчләрне ялтырата, биттәге бетчәләрне, кара нокталарны бетерә, күзәнәкләрне ача.

Элеккеге имчеләр хатын-кызларда күрем көчле килгәндә, аналыктан кан киткәндә усак кайрысы төнәтмәсе эчәргә киңәш иткәннәр. 

Шифасын күрер өчен усак кайрысын дөрес итеп әзерләргә дә кирәк. Аны агачта бөреләр ачылганчы – март-апрель айларында яшь агачлардан җыю яхшырак. 
Агачны саклар өчен, кайрыны кәүсәдән боҗралап түгел, ә астан-өскә таба юка гына телеп алып җыялар. Боҗралап кисеп алсаң, кәүсәсендә су йөреше бозылып, агач корып һәлак булачак. 
Агачның яшь булуы бик мөһим. Дәва максатында карт агачларның кайрысы шифалы түгел. Карт агачларның яшь ботакларыннан алган кайрыны исә кулланырга мөмкин. 
Яшь кайры соры-яшькелт төстә була.
Җыйган кайрыны 3-5 см кечкенә кисәкләргә турап, җиләс, караңгы урында киптерәләр. Кипкән усак кайрысы 3 ел саклана, файдалы үзлекләрен югалтмый. 

Кайрының судагы төнәтмәсен ясар өчен 1 аш кашыгы кипкән һәм вакланган чималны 1 стакан суда кайнатып чыгаралар да, 3 минуттан утны сүндереп, кимендә 3 сәгать төнәтәләр. 
Усак кайрысын спиртта төнәтергә дә була. Бу очракта 1 аш кашыгы кайрыга 10 аш кашыгы спирт яки аракы алына. Аны караңгы урында ике атна тотканнан соң гына кулланырга мөмкин. 
Тирегә сылар өчен усак кайрысын зәйтүн маенда да төнәтәләр. 1 аш кашыгы кайрыга 5 аш кашыгы май алына һәм ике атна караңгы урында тотыла. 
Мазь ясар өчен кипкән усак кайрысын башта яндырып, көлен вазелинга яки терлек маена кушып болгаталар. 10 г көлгә 50 г май алына. Әлеге мазьны тире авыруларын дәвалаганда кулланалар, аеруча экземадан шифа бирә. 
Усак кайрысының судагы төнәтмәсен ялкынсынуларны дәвалар өчен көнгә 4 тапкыр 50 шәр миллиграмм ач карынга эчәләр. 
Буыннар сызлаганда бу төнәтмәне көнгә 1 тапкыр 20–25 мл күләмендә берничә ай буена эчәргә кирәк. 

Теләсә кайсы даруныкы булган кебек, усак кайрысының да  организмга зыянлы яклары юк түгел. 
Усак кайрысын эч кибүдән интегүчеләргә эчәргә ярамый, чөнки ул эчне болай да ныгыта. 
Шулай ук аны даими кулланганда эчәклекнең микрофлорасы бозылырга мөмкин. 
Табигый даруларга үсемлек дип кенә карамагыз, дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшегез. 

Чыганак. 

Автор:
Читайте нас: