Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
27 март , 21:35

Ишек төбенә ярма сипсәләр яки төенләнгән җеп ташласалар...

Ишек төбендә пәйдә булган чүп-чар беркайчан да юньлегә булмый. Сихер һәм бозымның билгеләре бармы һәм алардан ничек сакланырга?

Ишек төбенә ярма сипсәләр яки төенләнгән җеп ташласалар...
Ишек төбенә ярма сипсәләр яки төенләнгән җеп ташласалар...

Бозымның билгеләре бармы?

Төп билгеләре - ашамлыкларның вакытсыз бозылуы, балаларның аңлашылмаган сәбәпләр белән авыруы, савыт-сабаның еш ватылуы. Башка сәер күренешләр дә күзәтелергә мөмкин. Андый чакта резин перчатка киеп, өйне әйбәтләп җыештырыгыз, тикшерегез. Эшне диваннан, мендәрләрдән һәм эчке киемнән башларга киңәш ителә. Аннан соң шкаф артларын, тумба һәм өстәл асларын карагыз. Ишек, тәрәзә челтәрләрендә энәләр, кнопка һәм булавкалар юкмы? Аунап яткан скрепка, тәңкә һәм башка металл вак-төякләрне ташлагыз. Себерке белән үрмәкүч пәрәвезләрен алыгыз. Таныш булмаган, шикле әйберләрне пакетка җыеп барырга кирәк. Бөтен әйберләрне юып, чайкагыз. Ишекне дә юарга кирәк. Кайчакта бүләкләрне дә сихерләп бирәләр. Димәк, аларны ташлау да хәерлерәк. Соңыннан табылган шикле әйберләрне өйдән ераккарак алып барып яндырырга кирәк.

Ишек төбендә пәйдә булган чүп-чар беркайчан да юньлегә булмый. Көнбагышны, мәсәлән, өйгә хәерчелек килсен өчен сибәләр. Төенләнгән җеп һәм баулар - яман шешләргә һәм ирләрнең көчсезлегенә. Боҗраланган кош каурые - ялгызлыкка. Ызгыш-талашлар чыксын өчен ярма сибәргә мөмкиннәр. Әлбәттә, бу сихердә кулланылучы әйберләрнең бик азы гына. Әгәр кеше ишектән чыгышлый әлеге әйберләргә баса яки аларны кулы белән җыя башлый икән, шул ук мизгелдә бик көчле тискәре энергия ала.

Бозымнан, күз тиюдән ничек сакланырга?

Күз тиюдән саклаучы гадәти әйберләр, мәсәлән, булавка кулланыгыз. Аны киемнең эчке өлешенә сул якка биген аска каратып эләктереп куярга кирәк. Сул як түш кесәсенә арты белән үзеңә каратып көзге салып йөрергә дә мөмкин. Ни өчендер үзегезне мактасалар - җиңелчә генә телегезне тешләгез һәм һәр кулдагы икешәр бармакны “Х” рәвешенә китерегез. Ә инде ачулансалар “үз башыңа ал” дип әйтү әйбәт.

Автор:
Читайте нас: