Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
23 март , 19:16

Агачлар дәвалый да!

Бу турыда безнең бабаларыбыз борын-борыннан белгән һәм алар янына дәваланырга йөргән. Һәр ыруның явыз көчләрдән курчалаучы һәм саклаучы агачы булган. Агач тере җан исәпләнгән, ул барлык кайгылардан арындырган.

Агачлар дәвалый да!
Агачлар дәвалый да!

Бу турыда безнең бабаларыбыз борын-борыннан белгән һәм алар янына дәваланырга йөргән. Һәр ыруның явыз көчләрдән курчалаучы һәм саклаучы агачы булган. Агач тере җан исәпләнгән, ул барлык кайгылардан арындырган.

Сугышта яраланган кеше яңадан көч җыю өчен имән янына барган.
Гаилә бәхете, сәламәт бала сорап, хатын-кыз юкәгә килгән. Тормышы яхшы булсын өчен яшь кыз каенга сыенган.
Бүген галимнәр дә шуны раслый: агачлар авырудан коткара, хәл бирә, ару-талчыгуны бетерә.

Агачларның шифасы төрлечә.
-Каен көч-дәрт бирә, аруны, күңел төшенкелеген бетерә, йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дәвалый.

-Имән дәрман бирә, йөрәк-кан тамырлары сис­темасы чирләрен дәваларга ярдәм итә, ми эшчәнлеген яхшырта.

-Чыршы яман тәэсирләрдән саклый, хәлсезлекне бетерә, куркудан, тынгысызлыктан арындыра.

-Тал ярсулардан азат итә, баш авыртуын бетерә.

-Балан хатын-кызларга бик килешә: күңелне тынычландыра, ярсуны баса.

-Чаган көч бирә, күңелне күтәрә.

-Юкә күңел төшенке­легеннән коткара, йөрәк-кан тамырлары системасына сихәт бирә.

-Зирек чиктән ашкан көчне киметә, әмма аның янында озак торганда баш авыртуы, йөрәк кагуы ихтимал.

-Усак имчеләргә “суыручы” буларак билгеле. Артык киеренкелектән арындыра, авыртуны бетерә. Йөрәк авырулы кешеләргә озак булырга ярамый, кире тәэсире күзәтелүе бар.

-Карагай өметләргә канат куя, мөһим ниятләрдә көч бирә.

-Тирәк кайгы-хәсрәттә ярдәм­ләшә.

Агачлардан “дәвалат­канда” аның көньягына басып, тәүдә кәүсәгә маңгай белән тиеп, аннары кочаклап, бөтен гәүдә белән сыеналар. Агач янында 3-5 минуттан артык торырга киңәш ителми.

Чыганак. 

Автор:
Читайте нас: