Фирдүс Тямаев һәм тормыш иптәше Резеда Әхмәтвәлиеваның өченчегә балалары туды. Гаиләләрендә ике малайбар иде, хәзер кызлары туган.
«20 минут элек өченче балабыз – кызыбыз туды. Хәзер мин дә өч бала әтисе. Рәхмәт сиңа, кадерлем», – дип бу яңалык белән социаль челтәрләрдә Фирдүс Тямаев уртаклашты.
Фирдүс Тямаев күп балалы гаилә башлыгы. Ике уллары гаиләгә наз өстәп туган кызларын көтеп алган. Алар абый статусына ия. Бәхетле, озын гомерле сабый булсын.
"Интертат" сайтыннан хәбәр кулланылды.
Фото-видеодан туктатылган мизгел.