Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
10 март , 13:49

Бүген кичен Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә акча куярга онытмагыз...

Өйгә байлык җәлеп итә торган көн бүген.

Бүген кичен Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә акча куярга онытмагыз...
Бүген кичен Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә акча куярга онытмагыз...

Бүген туган Ай бик гадәти түгел, чөнки ул Балык йолдызлыгында булачак. Ул үткәндәге хаталарны кабул итәргә һәм алар өстендә эшләргә һәм яңа көч белән алга барырга киңәш итә. 

Яңа Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим.

Ай туган көнне теләгән теләкләр дә тормышка аша, ди борынгылар. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт иң уңышлы буларак санала.

Ай туган көнне тәңкәне яисә кәгазь акчаны Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны янчыкка салабыз һәм киләсе Ай туган көнгә кадәр тотынмыйбыз. Өйдә акча артсын өчен болай эшләргә дә була: мөмкин кадәр күбрәк кәгазь һәм тимер акчаларны кошелекка салып, аны ачык килеш көзге янына куярга. Акча көзгедә чагылып торсын.

Автор:
Читайте нас: