Иртәгә, 10 мартка, чәч кисүне планлаштырырга кирәкми. Әгәр шулай эшләсәң, язмышны кыскартырга мөмкин. Чәчтарашка баруны берничә көнгә кичектереп тору яхшырак булыр.
Бу көнне иске әйберләрне өйдән ыргыту – алар белән өйдә булган барлык яхшылыкларны ташларга мөмкин, дип санаганнар борынгылар.
10 мартта балаларыгызның иске әйберләрен башка балаларга бирергә ашыкмагыз, алар белән бергә баланың сәламәтлеген дә бирергә мөмкин.
Шулай ук бу көнне зарланырга ярамый. Югыйсә барлык алама уйлар тормышка ашарга мөмкин.
Халыкта сынамышлар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.