Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 март , 16:54

Көндез йокыгыз киләме?

Көндез йокымсырау сирәк авыру билгесе булырга мөмкин, дип билгели белгечләр.

Көндез йокыгыз киләме?
Көндез йокыгыз киләме?

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-сомнолог Михаил Полуэктов көндез йокымсырау сирәк авыру билгесе булырга мөмкин, дип белдергән.
Аның сүзләренә караганда, әгәр кешенең көн дәвамында йокысы килеп тора икән, шул ук вакытта ул тәүлегенә җиде сәгатьтән дә ким йокламый һәм аның йөкләнеше дә зур түгел икән, бу чакта аның халәтенә ике аңлатма бар.

Моның беренче сәбәбе төнге йокы структурасы бозылу булырга мөмкин. Белгеч аңлатуынча, йокының җитәрлек вакыты булу аның сыйфаты һәм тирәнлеге буенча җитәрлек дигән сүз түгел.

Көндез йокы килүнең икенче бер сәбәбе йокыга түгел, ә уяулык торышына бәйле. Әйтик, кайбер авырулар вакытында кешеләр йокымсырауны хәлсезлек, арыганлык, астения белән бутыйлар, ул неврозның кайбер вариантлары, кайбер психик авырулар өчен хас. Табиб аңлатуынча, әгәр мондый билгеләр белән кеше көндез йокларга ятса, ул йоклап китә алмый, чөнки аның чын йокысы юк, төн эчендә ул җитәрлек йоклаган була.

Моннан тыш, йокымсырау чорлары депрессия вакытында барлыкка килә. "Көзге-кышкы чорда, яктылык аеруча аз булганда, кеше үзен хәлсез тоя", — ди ул. Аның сүзләренә караганда, гиперсомния күренеше, яки йокы килү билгесе, кайбер сирәк авырулары булган кешеләргә дә хас.

Чыганак: “Кызыл таң”.

Автор:
Читайте нас: