Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
28 февраль , 20:23

Иртәгә 29 тимер акча яшереп куегыз...

Халык сынамышларына күз салыйк әле.

Иртәгә 29 тимер акча яшереп куегыз...
Иртәгә 29 тимер акча яшереп куегыз...

Иртәгә, 29нчы февральдә, 29 тимер акча алып, аларны яшел янчыкка салырга һәм 29 көн аңа тимәскә кирәк булачак. Ары таба, билгеләнгән көннәр узгач, соң бу акчага бөтен гаилә әгъзалары өчен икмәк сатып алырга кирәк. Болай эшләсәң баерга була, дип санаганнар борынгылар.

Шулай ук бу көнне туган кешеләргә уй-планнары белән бүлешергә киңәш ителми. Бу көнне дөньяга килгәннәрнең язмышы җиңел булмый, дип санаганнар. Бәла-казалардан сакланыр өчен аларга зөбәрҗәт, рубин ташлары йөртергә киңәш иткәннәр.

Элек-электән 29нчы февраль — кара көн, дип саналган. Бу көнне күрәзәлек итү тыелган булган. Шулай ук өйдәге барлык булган иске һәм кирәкмәгән әйберләрне чыгарып ташлаганнар. Ташланган әйберләр белән өйдә булган аламалык чыгып китәчәгенә ышанганнар.

Бу көнне өйгә кунаклар дәшүдән дә тыелыгыз. Өйгә чит кеше кермәсә, авырулар урап узар.

Халыкта сынамышлар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.

Автор:
Читайте нас: