Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
16 февраль , 08:47

Төймә юрамышлары турында беләсезме?

Киемнең өске төймәсе төшсә – ызгыш-талашка, күлмәкнең ак төймәсе төшсә –гайбәткә, чәнечкеле сүзгә. Өстә килеш төймә  тегәргә ярамый икән... югыйсә бәхетеңне тегәсең.

Төймә юрамышлары турында беләсезме?
Төймә юрамышлары турында беләсезме?

Өстә килеш төймә таксаң – бәхетеңне (акылыңны) тегәсең. Инде тегәргә туры килсә, теккәндә кеше сөйләшми торырга тиеш. Мондый вакытта тегүче “Шайтанның бәхетен тегәм” – дип әйтергә тиеш. Яки энәне бер атлаткан саен, акылы җиңеләйгән яисә үлем түшәгендә яткан берәр картның исемен әйтеп: “Фәләннең акылын тегәм”,– диләр.

Сабый бала төймәңнән тотса – изге эшләр көтелә.

Сизмәгәндә төймәләрең сүтелеп китсә – яңа кием киюгә.

Төймә сынса, ватылса, кителсә – бу кещегә бәла төшә (тормышы кителә.)

Кулдагы төймәләр чәчелсә – тормыш таркалуга.

Ак төймәне кара жеп белән яки кара төймәне ак җеп белән тексәң – тормышың, эшләрең кирегә китәр.

Киемнең өске төймәсе төшсә – ызгыш-талашка.

Киемнең аскы төймәсе төшсә – юл көтелә.

Киемнең урта төймәсе төшсә – изге эшкә (куанычка).

Юлда барганда кара төймә тапсаң – юлың уңмый (авыр юлга).

Юлда ак төймә тапсаң – юл уңа.

Юлда кызыл төймә тапсаң – гашыйк буласың (кызлар белән танышасың)

Юлда китек төймә тапсаң – ниятең барып чыкмый (тормышың кителә).

Күлмәкнең ак төймәсе төшсә – гайбәткә, чәнечкеле сүзгә.

 

Чыганак: "Тулпар" журналы. 

Автор:
Читайте нас: