14 декабрьдә яман сүзләр сөйләргә, сүгенергә, тиргәшергә бөтенләй ярамый. Югыйсә, уңыш бик озакка китәргә мөмкин.
Иртәгә балаларыгызны укуларындагы уңышлары белән мактамагыз, кирегә әйләнергә мөмкин. Укыган китапларын ачык калдырмасыннар, барлык белемнәрен онытырга мөмкиннәр.
Шулай ук мохтаҗ кеше ярдәм сораса, үтенечен кире какмагыз. Тик аның күзенә турыга карамагыз, югыйсә аның урынында калырга мөмкинсез.
Халыкта сынамышлар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.