Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
18 октябрь 2023, 21:06

Бүген күрәчәк төшегезне истә калдырыгыз

Ул ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк булган беренчел мәсьәләләргә күз ача, дип саналган.

Бүген күрәчәк төшегезне истә калдырыгыз
Бүген күрәчәк төшегезне истә калдырыгыз

19 октябрь көнне иртә белән беренче эш итеп икмәк кисәген ашагыз. Борынгылар кыш көннәрендә табын мул булсын өчен, бу көнне икмәк белән башлаганнар.

Авырулардан котылыр өчен 19 октябрь көнне мунча керергә киңәш иткәннәр.

Безнең ата-бабаларыбыз 19 октябрьгә каршы төндә күргән төшне истә калдырырга тырышканнар. Ул ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк булган беренчел мәсьәләләргә күз ача, дип саналган.

Бу көнне ата-аналар балаларын нинди дә булса һөнәргә җәлеп итә башлаганнар. Әниләре кызларын тегәргә, бәйләргә һәм пешерергә өйрәткәннәр, ә әтиләре улларын ир-ат эшләренә.

Кер юсагыз, аны тышка чыгарып, җилдә киптерегез. Барлык негатив җил белән очып бетәр. Аеруча сырхау кешенең киемен җилдә җилләтергә киңәш ителә. Бу кием аны савыктырырга мөмкин икән.

Менә шулай... Ышансагыз - ышаныгыз!

Автор:
Читайте нас: