Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 октябрь 2023, 21:23

Иртәгә яңа кием киергә ашыкмагыз

Халык сынамышларына күз салыйк әле. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.

Иртәгә яңа кием киергә ашыкмагыз
Иртәгә яңа кием киергә ашыкмагыз

18 октябрь көнне бөтенләй алдан киелмәгән яңа әйберләр кияргә киңәш ителми. Билгеләр буенча, яңа киемнәр бу көнне проблемаларны үзенә тартып торачак.

Бу көнне уңышларың һәм казанышларың белән мактанырга ярамый. Туганнарың арасында да. Бу көнне мактанган кеше барысын да югалтырга мөмкин.

Борынгылар бу көнне ялкаулык авыруга әйләнергә мөмкин, дип әйткәннәр. Намуслы хезмәт итүчеләр исә финанс хәлен яхшыртуны көткәннәр.

Яратып йөрегән парың белән очрашуга кара киемдә барырга ярамый, югыйсә ул соңгысы булачак. Бу тыю егетләргә дә, кызларга да кагыла.

Майлы ризыкларны һәм спиртлы эчемлекләрне читкә куегыз. 18 октябрьдә һәрнәрсәдә уртачалык булырга тиеш. Борынгы заманда кешеләр бу көнне азрак ашарга тырышканнар.

Халыкта сынамышлар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.

Автор:
Читайте нас: