16 октябрь көнне тәрәзәләрне ачарга ярамый, алар аша өйгә алама көч үтеп керә ала, ди борынгылар. Элек бу көнне барлык тәрәзә төбенә сарымсак һәм суган салганнар.
Шулай ук бу көнне көзгегә озак карарга ярамый, чирлисең, бәла-казага тарыйсың.
16 октябрь көнне иртәнге якта өйдәге чүп-чарны ташларга кирәкми - аның белән бергә “бәхет” тә китә, диләр.
Бу көнне туганнарың, якыннарың белән сөйләшкәндә “юк” сүзен кулланудан качыгыз. Бу бәхәскә китерергә мөмкин, аннан соң татулашу бик авыр булачак. Хәтта мөнәсәбәтләрнең тулысынча өзелү ихтималы бар.
Халыкта ырым-шырымнар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.