Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
20 март 2023, 17:02

КАРАБОДАЙ БӘЛЕШЕ

Гөлнур МОСТАФИНА шулай тәмле итеп пешерә. Өйрәник. Укыгыз:

Камыр өчен: 0,5 л кефир, 150 мл үсемлек мае, 50 г (2 аш кашыгы) шикәр комы, 500-600 г он, 10 г камыр көпшәкләгеч.
Эчлек өчен: 1 кг карабодай, 300 әр г суган, эретелгән атланмай, тәменчә тоз.
Кефир, үсемлек мае, шикәр комы, камыр көпшәкләгеч, он кушып, камыр басарга.
Карабодайны кайнап торган тозлы сөткә салып, бүрттереп алырга. Камырны зур һәм кечерәк ике кисәккә бүләргә. Зур җәем җәяргә. Табаны майларга, кырыен тастымал белән чорнарга. Зур җәемне кырыеннан чыгып торырлык итеп, табага салырга, әзер карабодайны салып, биек итеп өяргә, вак итеп туралган суган, атланмай, тоз салырга, азрак шикәр комы сибәргә була. Кечкенә җәемне өстенә каплап, бөреп чыгарга. Кайнар мичтә 1 сәгать пешерергә. Бәлеш табынга табасы белән кайнар килеш куела, өстен ачкач, калган атланмайны карабодай өстенә салып болгатырга һәм тәлинкәләргә бүлеп бирергә.

 

ВК төркеме

Автор:
Читайте нас: