Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
27 гыйнвар 2023, 17:36

"Авыр көннәр" табигатькә бәйле

 Бу көннәрдә астрономнар мәгълүматларына караганда, көчле магнит давылы күзәтелә. Белгән әзер була ул.

Магнит давылының йогынтысын һава торышына бәйле кешеләр ныграк тоячак, көчле баш авыртуы булырга, кәеф үзгәрергә мөмкин. Геомагнитлы дулкыннар көн дәвамында булачак, димәк, аның нәтиҗәсен хәтта сәламәт кешеләр дә сизәргә мөмкин. Иртәгә аның интенсивлыгы 4 баллга кадәр кимиячәк, бу белгечләр тарафыннан уртача магнит давылы буларак квалификацияләнә. Шимбә көнне аның активлык көче янә артачак, шуңа сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.
Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.
Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк. Ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска тырышыгыз. Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын. Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез.
Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, балык, тавык, күркә итенә өстенлек бирегез.
Бу айда янә кискен давыл 31 гыйнварда көтелә.

Зөлфия Фәтхетдинова.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: