Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
12 ноябрь 2022, 07:00

Гөбәдия пешереп карагыз

Гөбәдия пешерү серләрен беләсезме? Өйрәнеп була.

Кирәк була:

 Акмай 4 зур калак
 Сөт 150 мл
 Көнбагыш мае 2 зур калак
 Бераз тоз
 Чамалап он

Эчлек өчен:

 Дөге 1 стакан
 Күрәгә,караҗимеш чамалап
Йомырка
 Корт
 Шикәр комы тәменчә

Камырны ясыйсыз,якынча 20 минут ял иттерәсез. Дөгене пешерәсез,тоз өстисез. Җимешләрне юасыз,йомырканы пешереп турыйсыз.

Камырны җәясез,бер җәем аска,берсе өскә.
Катламлап саласыз:
Корт,дөге,җимешләр,шикәр комы,акмай,йомырка,өстен камыр белән ябасыз.

Духовканы 180 градуска куеп 40 минут пешерәсез.

Автор:
Читайте нас: