Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
5 апрель 2022, 21:30

Барыгызга да тыныч йокы,тәмле төшләр, дуслар!

Начар төшләр күрмичә тыныч йокларга теләсәк, шәригатьтә каралган “йокы әдәпләре” дип аталучы кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Шушы әдәпләрнең беренчесе - иртәрәк йокларга яту (медицина галимнәре раславынча, организмны ял иттерә торган иң файдалы тирән йокы вакыты - ул төннең беренче өлеше (бигрәк тә төнге уникегә кадәрге вакыт аралыгы).

Йоклар алдыннан күп ашамау. Тулы карынга йоклау нәтиҗәсендә организм тиешенчә ял итә алмый, шулай ук бу начар төшләр күрүгә дә сәбәп булырга мөмкин.

Йокларга ятар алдыннан бәдрәфкә кереп чыгу һәм тәһарәт алу.

Йокларга җыенган кеше, өй ишеген бикләп, ризык өстен капларга һәм утларны сүндерергә тиеш. Болардан тыш, юрганны җиңелчә селкергә, урын-җирне сыпырып алырга да киңәш ителә.

Сөннәт буенча уң як янга ятып, уң кулны яңак астына куеп йоклау дөрес санала. Шулай ятканда йөзең кыйбла тарафына юнәлгән булырга тиеш (шушы рәвешле йоклау "мөэминнәр йокысы" дип атала). Башың белән кыйблага таба ятып йоклау да дөрес, әмма аякларны кыйблага таба сузып яту дөрес түгел.

Шәригать буенча йөзтүбән (эчкә) капланып йоклау ярамый (начар төшләр керүгә сәбәп булуы ихтимал). Йокы вакытында тәннең ябулы булуын, гаурәт җирләрнең ачылып китмәвен дә кайгыртырга кирәк.

Сөннәткә туры китереп яткач, “Аятел-көрси”не уку бик файдалы. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, йоклап китәр алдыннан “Аятел-көрси” укыган кешене фәрештәләр төне буе саклый, җен-шайтаннар исә бернинди зыян сала алмый.

Шунысы да мөһим: йокларга яткач, көн дәвамында башкарылган эш-гамәлләреңне барлап, хата-кимчелекләрең, гөнаһларың өчен тәүбә итеп, Аллаһтан ярлыкауны сорарга, аннары исә сиңа ниндидер начарлык эшләгән, нинди дә булса зыян салган кешеләрне ихластан гафу итәргә кирәк. Бу чиста йөрәк вә тыныч күңел белән йоклап китәргә, төн дәвамында яхшы йокларга һәм ял итәргә ярдәм итәчәк.

Автор:
Читайте нас: