Тавык түшен һәм йомыркасын пешерәбез дә суытырга куябыз. Йомырканың сарысын һәм агын аерып, һәрберсен вак угыч аша аерым чыгарабыз. Тавык итен һәм кара җимешне вак итеп турыйбыз. Чикләвекне изәбез яки вак угычта чыгарабыз. Сырны эре угычта уабыз. Салатны, майонез сылап барып, катламлап ясыйбыз: иң аска тавык ите – йомырка сарысы – кара җимеш – сыр – чикләвек – йомырка агы. Бизәү өчен төрле яшелчә кулланырга була.