Башкортстанда яшәүче Равил Хәмитов лотереяда 700 мең сум акча откан. Җиңүчегә 7 ноябрьдә «Русское лото» ның 1413 нче тиражында бәхет елмайган.
«Мин интернеттагы эфирны карадым, әмма билеттагы санны сызмадым. Алып баручы дүртенче турда Башкортстаннан бер җиңүче булуын әйткәч, күз алдына да китермәдем. Аска таба йөгерүче юлда билет номерын күреп, күзләренә ышанмадым! Трансляцияне яңадан кабыздым, бу бәхетле кешенең үзем булуына инанасым килде», — дип сөйләгән бәхетле кеше.
Равил Хәмитов откан акчаларның бер өлешен якыннарына бүләк итәргә планлаштыра. Калган сумманы кая сарыф итәчәген әлегә уйлапмаган.