Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
10 ноябрь 2021, 10:02

Марат Кәбировның тизрәк савыгуын телик

Якташыбыз, Татарстанда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь, сүз остасы Марат Кәбиров коронавирус йоктырып хастаханәгә эләккән.

Марат Кәбировның тизрәк савыгуын телик
Марат Кәбировның тизрәк савыгуын телик

 

Якташыбыз, Татарстанда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь, сүз остасы Марат Кәбиров коронавирус йоктырып хастаханәгә эләккән.

Аерым-аерым җавап биреп арыдым, шуңа монда куям. Бөтен эшләр, очрашулар, концертлар, чыгышлар, һ.б. билгесез вакытка кичектерелә. Мессенджерлар эндәшмәскә, телефоннар җавап бирмәскә мөмкин. Ләкин мин исән. Барлык нәтиҗәләре белән... )) — дип язлы язучы социаль челтәрләрдәге битендә.

Талантлы якташыбызның иҗатын хөрмәт иткән йөзләрчә кеше Марат Кәбировның тизрәк савыгып чыгуын теләп комментарийлар яза. Андый теләкләргә без дә кушылабыз. Уза торган сырхау булсын. Терелеп чыгып, укучыларын яңа әсәрләре белән сөендерсен яраткан язучыбыз!

Марат Кәбировның тизрәк савыгуын телик
Марат Кәбировның тизрәк савыгуын телик
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: