Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 ноябрь 2021, 11:53

Котырды башта этләр...

- Ах, анаңның шунысы! – Битен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә сүгенгән юан инспектор, "ДПС" иномаркасының җемелдәүче утларын кабызып, тыңламаучы водительне куа төшәргә әзер иптәше янына кунаклады, - Ну кирәген ала икән хәзер бу консерва хужасы!

Котырды башта этләр...
Котырды башта этләр...

 

- Ах, анаңның шунысы! – Битен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә сүгенгән юан инспектор, "ДПС" иномаркасының җемелдәүче утларын кабызып, тыңламаучы водительне куа төшәргә әзер иптәше янына кунаклады, - Ну кирәген ала икән хәзер бу консерва хужасы!

Бәләкәй хикәя

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең игътибарын, ерактан ук, зур тизлектә килүче иске генә "Ваз" автомобиле җәлеп итте. Тигез булмаган асфальтта җыелып яткан зур күлләвекләрне тирә- якка чәчрәтеп җилүче машина, тукталырга боерган "гаишникка" да буйсынмый, каршы, аның үзен үтәдән-үтә пычрак суга чумдырып, узып китте.

- Ах, инәңнең шунысы! – Битен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә сүгенгән юан инспектор, "ДПС" иномаркасының җемелдәүче утларын кабызып, тыңламаучы водительне куа төшәргә әзер иптәше янына кунаклады, - Ну кирәген ала икән хәзер бу консерва хужасы!

Иномарка "Ваз"ны тиз арада куып та җитте. Юл хуҗалары рупор аша никадәр генә боермасыннар, тегеләр бу юлы да тукталырга уйламады. Узып китеп, алларына чыгып карадылар – юк. "Ваз" водителе машинасын юлдан читкә борып, чирәмнән сыпыртты. Чыгырдан-сыккан юан инспектор, искәртеп, пистолетыннан ике-өч кургаш очырды. Тик тимәде кебек – бастырыклау дәвам итте. Властька буйсынмаучылар аны нык котырттымы, әллә үзенең ялгыш атуы гарьләндердеме, инспектор ажгырып кабаттан ут ачты...

Юеш чирәмнән җилдергән машина кинәт бер уңга, бер сулга мәтәлеп китте дә, юл кырыйларында торган бетон баганага барып бәрелде. Авария урынына иптәшеннән алда йөгереп килеп җиткән яшь инспектор ярык тәрәзә аша исен юган водительнең канга буялган башына пистолетының көбәген терәде. Бер нинди дә хәрәкәт тоелмагач, ярты ачык арткы ишекне үзенә тартты. Анда да канга батып, чүпрәкләргә уралган нәни баласын алдыннан салып кысып кочаклаган яшь хатын ыңгырашып утыра иде.

- Улымны, улымны коткарыгыз, зинһар!.. – Диде ул көч-хәлгә. – Аны котырган этләр талады. Өлгерик дигән идек тә бит дәваханәгә... Коткарыгыз инде, зинһар...

Мәүлит КӘРИМИ

Котырды башта этләр...
Котырды башта этләр...
Автор:
Читайте нас: