Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
12 октябрь 2021, 11:41

Үтерергә теләмәгән дә бит...

Махачкала мәктәбе укучылар арасындагы конфликт канлы фаҗига белән тәмамланган. Яралы укучыны табиблар да коткара алмаган...

Үтерергә теләмәгән дә бит...
Үтерергә теләмәгән дә бит...

 

Махачкала мәктәбе укучылар арасындагы конфликт канлы фаҗига белән тәмамланган. Яралы укучыны табиблар да коткара алмаган...

Махачкала мәктәпләренең берсендә укучылар арасында коточкыч хәл теркәлгән. 51нче лицейның 9нчы сыйныф укучысы сыйныфташына пычак белән чәнечкән, зыян күрүче дәваханәдә мәңгегә күзләрен йомган.

Бу канлы хәл турында “Телеграм”-“112” каналы хәбәр итә.

Үсмерләр арасында күптән конфликт булуы турында билгеле. Чираттагы конфликт барышында малайларның берсе пычак чыгарып, көндәшенә кадаган. Зыян күргән үсмерне ашыгыч рәвештә дәваханәгә илтәләр, әмма табиблар аны коткара алмый.

Һөҗүм итүче сүзләренә караганда, ул үтерергә теләмәгән, барысы да очраклы рәвештә килеп чыккан.

“Кеше үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото

Үтерергә теләмәгән дә бит...
Үтерергә теләмәгән дә бит...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: