30 сентябрьгә каршы төндә Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә бәхетсезлек очрагы теркәлә — өч кызның үле гәүдәләре табыла.
Башкортстаннан килгән, Гай медицина колледжының ике студентының гәүдәләре Яшьләр урамы буенча күп фатирлы йортның фатирында, тагын бер мәет торак йорт ишегалдында табыла.
"Башинформ" агентлыгы һәлак булган кызларның шәхесләрен ачыклаган. Алар барысы да Башкортстаннан:
17 яшьлек Айгизә У. (Баймак районы)
18 яшьлек Адилә К. (Күгәрчен районы)
19 яшьлек Зөлфия С. (Баймак районы).
Билгеле булганча, үтерү төнендә барлык кызлар да социаль челтәрләргә кергән. Алар бергә бер ел яшәгәннәр. Янган бинада шулай ук ир-атлар әйберләре дә табылган. Алар фатир хуҗасы булган хатынның иренеке булырга мөмкин, дигән фараз бар.