Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
30 сентябрь 2021, 14:34

Өч студент кызны үтергәннәр... аннары яшәгән фатирларына ут төрткәннәр...

Оренбург өлкәсендә өч студент кызны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Оренбург өлкәсендә тикшерүчеләр өч кешенең көч кулланып үтерелүе турында хәбәрне тикшергәннән соң җинаять эше кузгаткан.

30 сентябрьдә Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендәге торак йорт фатирында янгын урынында көч кулланып үлем билгеләре булган ике кызның мәетләре табылган. Урындагы хатынның йорт ишегалдында табылган мәетендә дә шундый ук зыян билгеләре ачыкланган. Бу факт буенча җинаять Кодексының 105 маддәсенең 2 өлеше буенча («ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү») җинаять эше кузгатылган.

ТАСС мәгълүматлары буенча, үтерелгән 17, 18 һәм 19 яшьлек кызлар бергә кеше фатирын арендалап яшәгән.  “Алар — шәһәрдәге белем бирү учреждениесе студентлары", - дип сөйләгән агентлыкка Русия Тикшерү комитетының мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча төбәк идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Радик Галимов.

Әлеге вакытта бу хәлнең шартлары ачыклана, тикшерүчеләр криминалистлар белән берлектә җинаять кылуга катнашы булган кешеләрне ачыклауга юнәлтелгән гамәлләр башкара.

Гомерләре аянычлы өзелгән кызларның якыннарына сабырлык бирсен, гаеплеләр үз җәзасын алсын...

Фото: oren.sledcom.ru

Өч студент кызны үтергәннәр... аннары яшәгән фатирларына ут төрткәннәр...
Өч студент кызны үтергәннәр... аннары яшәгән фатирларына ут төрткәннәр...
Автор:
Читайте нас: