Башкортстанның Әбҗәлил районы Ташбулат авыл биләмәсендә яшәүчеләр кәрәзле элемтә каланчасын сүткәннәр.
Вышка (каланча) «Теле2» компаниясенеке булган һәм арендалы участокта урнаштырылган. Халыкның төп канәгатьсезлеге шунда: янәсе, алардан каланчаны куярга рөхсәт сорамаганнар. Халыкның бер өлеше үз сәламәтлеге өчен борчылган. Элегрәк «Ташбулат в объективе» социаль челтәрләрендә каланчаны урнаштыру турында «самовольство», «кем белә, бу нәрсә?» контекстлы пост пәйда булган.
Бу вакыйгага карата әлегә комментарийлар юк.