Машина йөртүче үзен СССР гражданины дип атаган һәм, “совет ДАИ”се тарафыннан бирелгән транспорт чарасына идарә итү таныклыгын күрсәткән.
Шушы көннәрдә Волжский шәһәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре “Волга” ГАЗ-3102 не туктаталар. Табличкаларда СССР аббревиатурасы рәвешендә дүрт хәреф һәм кызыл фонда урак һәм чүкечле герб булган, дип яза чыганак.