Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
21 сентябрь 2021, 14:56

Наркоман водитель гаебе белән гомере өзелгән Нәфисәсен югалтуны Ризван Хәкимов әле дә авыр кичерә

Танылган композитор, автор-башкаручы, татар-башкорт җыр сәнгатендә йөзләгән популяр әсәрләре белән танылган Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимов хәләле Нәфисә апаны югалтуны әле дә авыр кичерә.

Наркоман водитель гаебе белән гомере өзелгән Нәфисәсен югалтуны Ризван Хәкимов әле дә авыр кичерә
Наркоман водитель гаебе белән гомере өзелгән Нәфисәсен югалтуны Ризван Хәкимов әле дә авыр кичерә

 

Танылган композитор, автор-башкаручы, татар-башкорт җыр сәнгатендә йөзләгән популяр әсәрләре белән танылган Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимов хәләле Нәфисә апаны югалтуны әле дә авыр кичерә. «Әле дә авыр, ул кайгы онытыла торган түгел. Кызларны мин беркайчан да ташламадым, һәрвакыт яннарында булдым. Аллаһка шөкер, алар тәртипле һәм инсафлы булып үсте. Хәтергә төшерсәң... Нык авыр мизгелләргә чак түздек. “Яшәргә кирәк! Үлгән артыннан үлеп булмый”, - дип, кызларга киңәш бирдем. Хәзер инде алар үзләре әни. Бүген тормышка карашлары башкача. Нәфисә хәвефсезлек каешын эләктерергә яратмый иде. Ә минем өчен ул гадәткә кергән: рульга утыру белән эләктермәсәм, нәрсәдер җитмәгән кебек. Нәфисә каешын каптырган булса, исән кала иде. Ул авариядә безнең бер гаеп тә юк иде бит. Гомумән, мин һәрвакыт кагыйдәләргә буйсынам, гомеремдә песи дә таптатканым булмады. Тьфү-тьфү. Наркоман егет аркасында балаларым әнисез калды. Аны әлеге вакыйгага кадәр дә өч тапкыр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Гаеплегә тиешлечә җәза да бирмәделәр. Әмма Аллаһы Тәгалә бар... 3-4 ел элек ул ир-егет гаиләсе белән "КамАЗ" астына кереп, гомере өзелде. Һәлакәттән соң 6 ай дәваханәдә яттым, мине өлешләп-өлешләп җыйдылар. Машинаны кискәләп, мине чак тартып чыгарганнар. Арткы урындыкта әби утырган иде, ул да зыян күрде, 52 көн дәваланды. Нәфисәнең үлгәнен, берничә көн узганнан соң аңыма килгәч, кызым Илнара кереп әйтте. Шунда тормышым ниндидер зур пауза алды, кайгыны кабул итү бик авыр булды», дип яза “Кызыл таң” гәзите үзенең сайтында.

Кабатланмас моң иясе, арабыздан иртә киткән Нәфисә һәм аның тормыш юлдашы Ризван Хәкимовлар дуэтын тамашачылар да юксына. Ризван абыйга һәм кызларына Аллаһы сабырлык бирсен. Халык онытылып тыңлаган, һәр чыгышын сагынып көтеп алган Ризван абыйның җырлары Нәфисә апаның рухына дога булып барсын, җанын тыныч итсен.   Фото: "ВКонтакте"

Наркоман водитель гаебе белән гомере өзелгән Нәфисәсен югалтуны Ризван Хәкимов әле дә авыр кичерә
Наркоман водитель гаебе белән гомере өзелгән Нәфисәсен югалтуны Ризван Хәкимов әле дә авыр кичерә
Автор:
Читайте нас: