Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
9 сентябрь 2021, 14:32

Уфада, ятакта – студентның үле гәүдәсе...

Егетнең җансыз гәүдәсе Уфа дәүләт техник университеты ятагындагы бүлмәдә табылган.

Уфада, ятакта – студентның үле гәүдәсе...
Уфада, ятакта – студентның үле гәүдәсе...

 

Егетнең җансыз гәүдәсе Уфа дәүләт техник университеты ятагындагы бүлмәдә табылган.

 

Шушы көннәрдә студент егетнең үле гәүдәсе табылган. Билгеле булуынча, ул Уфа дәүләт техник университеты ятакларның берсендә яшәгән.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, бу студент чит илдән укырга килгән. Шулай ук якынча мәгълүматлар буенча, аның үлемендә криминал эзе юк. Аның үзенә-үзе кул салган булуы мөмкин.

Республиканың Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән әйтүләренчә, бу хәл буенча тикшерү алып барыла, егетнең үлем сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Егет Казахстаннан килгән икенче курс студенты булган...

Фото

 

Уфада, ятакта – студентның үле гәүдәсе...
Уфада, ятакта – студентның үле гәүдәсе...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: