Башкортстанда аномаль җәйге эссе тәмамлана.Гисметео мәглүматлары буенча, бу атнада һава температурасы түбәнәя башлый. Атнаның башында көндез +32, +35 градус эссе була. Җомага көнне термометр баганасы көндез 28 градускача түбәнәя, төнлә дә салкынайта. Урыны белән яңгыр һәм яшен фаразлана.
28 һәм 29 августта республикада корылыклы һава торышы көтелә, көндез һава температурасы +20, төнлә+13, +16 градус.
Киләсе атна да матур була. Һава көндез +27 градускача җылына. Кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин.