"Башгидрометцентр" якындагы ике көнгә һава торышы фаразын тәкъдим итте. Синоптиклар төбәктә көчле эсселек көтелә, дип кисәтә. 18 һәм 19 августта һава температурасы 36 градуска кадәр җитәчәк.
18 августта явым-төшемсез булачак. Җил тотрыксыз. Һава температурасы көндез 31-36°.
19 августта шулай ук явым - төшемсез һава торышы вәгъдә итәләр. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 1-6. һава температурасы төнлә 16-21°, урыны белән 10-15°, көндез 31-36°.