Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
7 Августа 2020, 06:29
Сәйтәк авылында Алсу Тагрифуллина әйләнә-тирәгә матурлык өсти
Сәйтәк авылында яшәүче, Иске Балтач авылындагы балалар сәнгать мәктәбендә сынлы сәнгать дөньясы белән кызыксынган яшь талант Алсу Тагрифуллина авылдашларына үзенең осталыгын уртаклаша.
Добавить в предпочтительные источники Google
Сәйтәк авылында яшәүче, Иске Балтач авылындагы балалар сәнгать мәктәбендә сынлы сәнгать дөньясы белән кызыксынган яшь талант Алсу Тагрифуллина авылдашларына үзенең осталыгын уртаклаша.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ,,2020 елны республикада ,,Торак пунктларның эстетикасы елы" дип игълан итү турында" Указга кул куйды. Документ халыкка уңайлы яшәү шартлары булдыруга, Башкортстан торак пунктларының эстетик тышкы кыяфәтен формалаштыруга юнәлтелгән.
Чынлап та, яшәгән авылының, урамнарының матурлыгы, төзеклеге турында хыялланмаган кеше юктыр. Тигез асфальт юл, өйгә кергән чиста су, җыйнак, аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән авыл - барлык авыл кешесенең теләге. Ә инде булган матурлыкка үз кулларың белән өстәү дә кертсәң. Бу гүзәллек бигрәк тә күңелгә якын булачак. Район үзәге балалар сәнгать мәктәбендә сынлы сәнгать дөньясы белән кызыксынган яшь талантыбыз Алсу Тагрифуллина үзенең осталыгы белән уртаклашты. Әлегә кадәр Алсуның эшләре белән сыйныф сәгатьләрендә, мәктәп чараларында очраша ала идек. Әйткәндәй, быелгы елның февраль аенда мәдәни шимбә кысасында яшь рәссамның шәхси күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге дә булды. Алсуның пейзажлары, портретлары һәр тамашачының күңеленә хуш килгәндер. Ә инде билгеле рәссам, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Илдар Ихсан улы Гаянов үткәргән осталык классында Алсуның житез куллары күренекле остазы күрсәтмәләрен төгәл эшләп барды. Бүгенге көндә Алсу балалар бакчасы верандасының диварларын дистәләгән рәсемнәр белән бизи. Яшь рәссамның әкият геройлары нәни дусларын балалар бакчасында көтеп торалар.
Рәзилә Валиева,
Сәйтәк мәктәбенең тәрбияви эшләр буенча директор урынбасары
Автор фотолары
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"