Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
14 февраль 2020, 11:30

Балтачлылар, бәйрәм белән! Бүген Гашыйклар көне

Балтачлылар, бу көнне сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп, ярату хисләрегезне белдерегез, чөнки бүген Гашыйклар көне..

Балтачлылар, бу көнне сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп, ярату хисләрегезне белдерегез, чөнки бүген Гашыйклар көне...

Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора.
14 февральдә күп кенә илләрдә Гашыйклар көне билгеләп үтелә, ул инде безнекенә дә бәреп керде! Изге Валентин көне дип аталган әлеге көнне хәзер яшьләребез, татарчалаштырып, Изге Вәли көне дип йөртә. Дөньяда бу бәйрәмне билгеләп үтүне рәсми тыйган бердәнбер ил Согуд Гарәбстаны булуын, шуны бозганнарга зур штрафлар каралганын да әйтик. Русьта Гашыйклар көне кышын түгел, җәй башында билгеләп үткәннәр: ул Петр һәм Февроньяның легендар мәхәббәт тарихы белән бәйле һәм Купалага багышлана. Ничек кенә булмасын, Җир йөзендә мәхәббәт утында янучылар йөрәк сурәтле тәбрикнамәләренә ихлас сүзләрен төшереп, аның тәэсирен көтә, өмет итә… Чын мәхәббәт – дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Аны мәҗбүриләп-буйсындырып та булмый – ул бары йөрәктән килә. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Борын заманнардан ук акыл ияләре – философлар, галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр әлеге сорауга җавап эзләп баш ваткан, үзенчә аңлатырга тырышкан.
Мәхәббәт – ул авыру, аннан вакыт кына дәва була ала, диләр аның утында көйгәннәр. Ә менә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының авырулар реестрына мәхәббәт, чыннан да, F63.9 шифры белән психик тайпылышлы авыру буларак теркәлгән, чөнки аның кеше организмына тәэсирендә авыру билгеләре бар дип исбатланган.
Хәер, аңа кем карап тора! Форсаттан файдаланып, гашыйклар бүген бәйрәм итә, уку йортлары, ягъни яшьләр аудиторияләре бүген мәш килә, ә валентинкалар, чәчәкләр, сувенирлар сатучыларның – табыш көне. Бәйрәм белән, балтачлылар!

Читайте нас: