Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
26 ноябрь 2018, 20:36

Балтач районы авылларында газ чыкканда сөрән салучы прибор тәкъдим итеп йөриләр

Балтач районы авылларында газ чыккан очракта сөрән сала торган приборны Нефтекамадан килгән "миһербанлы" кешеләр пенсионерларга 6-10 мең сумга тәкъдим итеп йөриләр.

Акча артыннан куып ялганлауга, халыкны күрәләтә талау юлына басучылар аз түгел. Шуңа күрә әйләнә-тирәбездәге һәр кешегә, һәр тәкъдим ителгән әйбергә шикләнеп карау каныбызга сеңеп бара. Ә ялганчылар гади халыкны нинди генә “кармакка” каптырмый? Аларның шомалыгыннан, бигрәк тә, пенсионерлар зыян күрә.
Шушы көннәрдә район җирлегендәге авылларда ялганчыларның газ хуҗалыгы хезмәткәрләре исменнән халыкны алдап йөрүләре турында хәбәр алдык.
Түбән Сикияз, Сәйтәк, Тутагач, Асавка авылларында таныш булмаган белгечләр үзләренең хезмәтен чамамдан тыш кыйммәт бәягә тәкъдим итеп йөргәннәр. Алданучыларның кайберләре "Газ-сервис" предприятиесе белән бәйләнешкә чыккан. Тик авылларда пенсионерлар яшәгән йортларга кереп ниндидер товар тәкъдим итеп йөрүчеләрнең "Газ-сервис" предприятиесе белән бернинди дә уртаклыгы юк. Бу очракта аларга дәгъва белдерү урынсыз.
Баксаң, таныш түгел кешеләр янгын чыгуын, газ чыгып утыруын кисәтүче товар тәкъдим итәләр икән. “Газ чыккан очракта сөрән сала торган прибор, яки сигнализатор кую мәҗбүри, ул булмаса, штраф салыначак”, — дип куркыту очраклары турында да мәгълүм. “Пенсионер буларак, сезгә сигнализаторны ташламалы бәяләрдә урнаштырабыз,”— дип тәкъдим итәләр икән. Әлбәттә, бу сүзләргә ышанганнар сөрән салгычны, кем тәкъдим итүенә карамастан, куйдыру ягын карый. Приборның бәясе мең сумга кадәр тора. Ә таныш түгел белгечләр аны урнаштырган өчен 6-10 мең сум каерып алалар! Менә сиңа ташламалы бәяләр...
Авыллар буйлап бу товарны тәкъдим итеп йөрүчеләр Нефтекамадан “А.Р. Сәетгәрәев индивидуаль предприятиесе” эшчеләре икән. Баш предприятие Яр Чаллыда теркәлгән. Лицензияләре бар. Анысы булуы яхшы. Тик ни өчен күрсәтелгән хезмәт өчен шулкадәр суммада акча алалар? Баксаң, шул ук сигнализаторларны күп балалы гаиләләргә үзебезнең район оешмалары бушлай урнаштыра бит.
Мондый очракларда кыен хәлдә калмас өчен, белгечләр әлеге сигнализаторны очраклы кешеләр кулыннан сатып алырга ашыкмаска киңәш итә.
Читайте нас: