Балтач төбәкләрендә Танып елгасы ярларыннан чыга башлады
Ташкын чоры башланган көннән алып Танып елгасы 4 метрга күтәрелгән. Район җирлегендә объектларны су басу очраклары юк.
Район җирлегендәге елгаларда су күтәрелүе дәвам итә. Бу тәүлектә явым-төшем сулыкларның суга тулылану темпын тагын да арттырып җибәрде.
Балтач районы бердәм диспетчер хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Ташкын чоры башланган көннән алып Танып елгасында су 4 метрга күтәрелгән. (Үлчәү Уфа Пермь автотрассасы аша салынган күпер төбәгендә алып барыла). Күпьеллык сыналган мәгълүматларга караганда, бу күрсәткечкә җиткәннән соң елга ярларыннан чыга. Танып суларының инде, урыны белән, ярларыннан чыгуы күзәтелә.
Кыйгазы елгасы Сәйтәк авылы төбәгендә 80 сантиметрга күтәрелгән. Район җирлегендә объектларны су басу очраклары юк.