2017 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда Җирдә яшәүчеләр 78,5 миллион кешегә күбрәк булачак дип әйтелә мәгълүмат чарасында. Артым 1,07 процент тәшкил итәчәк. “Киләсе елның гыйнварында секунд саен 4,3 бала дөньяга киләчәк.
Алдан Бюро 2050 елда дөньяда 9 миллиард кеше булачак дип фаразлаган иде. XI гасыр башында Җирдә 310 миллион, 1900 елда—1,6 миллиард кеше яшәгән. 1999 елда халык саны 6 миллиардтан арткан. 2011 елда планетада 7 миллиард кеше исәпләнән булган.