Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
8 август 2017, 01:03

Урманнан кайтканда телефон үткәргечен өзгәннәр...

Көнтүгештә , КрАЗ автомашинасына урманнан агач төяп алып кайтканда, телефон үткәргечен эләктереп, өзеп киткәннәр.

Бүген Көнтүгештә, Жуков урамында, баганадан өзелеп төшеп, җирдә үткәргеч аунап ятканын күрергә туры килде.


Телефон элемтәсен тәэмин итә торган үткәргеч булып чыкты ул. Көнтүгешлеләр сөйләвенчә, кич 18:00-19:00 сәгатьләр арасында, әрҗәсенә чамадан тыш биек итеп, агач төягән КрАЗ автомашинасы хуҗасы урманнан кайтып килгәндә эләктереп өзгән икән аны.


Нәтҗәдә, дистәгә якын йорт телефон элемтәсез, Интернет челтәреннән, интерактив телевидение программаларын карау мөмкинлегеннән мәхрүм калган. Бу төбәктә бар ышаныч үткәргечле телефон элемтәсендә. Биредә мобиль элемтәнең бер төреннән дә файдалану мөмкинлеге юк.




Читайте нас: