Барлык яңалыклар
Спорт
15 сентябрь , 14:40

Ачык турнирда балтачлылар җиңүе

Уфада узган эстетик гимнастика буенча «Реверанс» ачык турнирында Балтач районы гимнастлары көчле һәм ышанычлы старт алдылар.

Ачык турнирда балтачлылар җиңүе
Ачык турнирда балтачлылар җиңүе

Бу чарада Русиянең төрле төбәкләреннән 80нән артык команда катнашты. Балтач спортчы кызлары югары осталыклары, синхрон эшләре, программаларының нәфислеге һәм эмоциональ тәэсирлелеге белән барысын да таң калдырдылар.Өчкомандада-"Агыйдел-йолдызчыклар", "Агыйдел-Бусинкалар" һәм "Агыйдел — курчаклар" - үз яшь категорияләрендә чемпион булдылар!

"Котлыйм! Спортчыларга уңышлар һәм яңа казанышлар өчен илһам телим! Тренерлар Наталья Абдуллина һәм Амелия Мәхмүтовага хезмәтләре өчен, шулай ук әти — әниләргә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт!"—дип  социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев спортчыларга тәбрикләү һәм соклану сүзләре юллаган.

 

Ачык турнирда балтачлылар җиңүе
Ачык турнирда балтачлылар җиңүе
Ачык турнирда балтачлылар җиңүе
Ачык турнирда балтачлылар җиңүе
Автор:
Читайте нас