"Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне" кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышланган пневматик винтовкадан ату буенча «Снайпер» турниры узды. Турнирда җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм призлар белән бүләкләнделәр.
"Романтик" клубында шөгыльләнүчеләр арасында мәргән егет-кызлар күп булуы ачыкланды.